Яна-Булякская сельская библиотека - филиал № 27

Афиша

Язылу

Чыршы уенчыклары

Китапханәдә Яңа ел бәйрәмнәренә багышланган мастер-класс оештырыла. Кәгазьне башка материаллар белән берләштереп ясаган матур бизәкләр безнең өебезне бизәрләр һәм бәйрәм атмосферасын бирерләр. Китапханәче белән бергә матур шарлар, кар бөртекләре, яңа ел открыткалары ясарбыз. Теләге булган һәркемне безнең мастер-класска көтеп калабыз. Моның өчен клей, кайчы, кәгазь һәм бераз гына фантазия кирәк булачак

Үткәрү урыны: Яна-Булякская сельская библиотека - филиал № 27

Кышкы әкиятләр иленә сәяхәт.

Яңа Бүләк авыл китапханәсе балаларның кышкы каникулларын кызыклы һәм файдалы итүне дәвам итә. Китапханә балаларны һәм яшүсмерләрне әдәби викторинада катнашырга чакыра Чара барышында кыш, Яңа ел, кышкы табигать күренешләре турында табышмакларның җавапларын табачаклар, кышкы әкиятләр буенча төзелгән викторина сорауларына җавап бирә алачаклар, әкият геройларын танып белерләр, кыш турында күңелле шигырьләрне, җырларны искә төшерәчәкләр

Үткәрү урыны: Яна-Булякская сельская библиотека - филиал № 27

Халык язучысы – Аяз Гыйләҗев

Аяз Гыйләҗев иҗаты – татар әдәбиятының олы юлыннан барган, иҗтимагый яңгырашлы иҗат. А.Гыйләҗев әсәрләренең тәрбияви кыйммәте әйтеп бетергесез зур. Татар язучысы А.Гыйләҗевның тууна 95 ел тулу уңаеннан китапханәдә китаплар күргзәмәсе оештырыла. Күргәзмә материаллары Аяз Гыйләҗевның гаҗәеп язмышы, аның кызыклы шәҗәрәсе, дөньякүләм масштабтагы әсәрләр иҗат итү тарихы турында сөйләячәк

Үткәрү урыны: Яна-Булякская сельская библиотека - филиал № 27

Шарль Перро әкиятләре буйлап

Танылган Француз язучысы Шарль Перро 1628 елның 12 гыйнварында Парижда туган. Аның әкиятләрен балалар да,өлкәннәр дә яратып укыйлар. Шарль Перро әсәрләре буенча кинофильмнар һәм мультфильмнар төшерелде. Танылган әкиятченең тууына 395 ел тулу уңаеннан китапханәдә мәдәни чара оештырыла. Чара барышында аның әкиятләрен кычкырып укырбыз, әкиятләре буенча төзелгән викторина сорауларына җаваплар эзләрбез, шулай ук «Ш.Перро әкиятләренең тылсымлы дөньясы» дигән китап күргәзмәсе белән танышырбыз

Үткәрү урыны: Яна-Булякская сельская библиотека - филиал № 27

Җырга багышланган гомер

Яңа Бүләк авыл китапханәсе татар шагыйре һәм драматург Гөлшат Зәйнашеваның тууына 95 ел тулуга багышланган музыкаль – әдәби кичәгә чакыра. Чара барышында китапханәче шагыйрәнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырачак, аның шигырьләре, Г.Зәйнашева сүзләренә язылган җырлар яңгыраячак пьесалардан өзекләр күрсәтеләчәк. Яучының иҗатын чагылдырган презентация күрсәтеләчәк.

Үткәрү урыны: Яна-Булякская сельская библиотека - филиал № 27

Батырларны үлем алмый

Татар халкының бөек улы, герой шагыйрь Муса Җәлил 1906 елның 15 февралендә элекке Оренбург губернасы (хәзерге Оренбург өлкәсе Шарлык районы) Мостафа авылында крестьян гаиләсендә алтынчы бала булып дөньяга килә. Китапханәдә Муса Җәлилнең иҗатына багышлап батырлык сәгате уздырыла. Китапханәче аның үлемсез әсәрләре, сугыш елларында, тоткында күрсәткән батырлыклары белән таныштырыр. Чара барышында шигырьләрен укырбыз, презентация карарбыз.

Үткәрү урыны: Яна-Булякская сельская библиотека - филиал № 27

Авылымның асыл егете

Илһам Шакиров – бөтен татар дөньясының горурлыгына әверелгән легендар шәхес. Ул 1935нче елның 15 февралендә элекеге Сарман районы (хәзерге Тукай районы) Яңа Бүләк авылында дөньяга аваз сала. Авылдашыбыз, легендар җырчы Илһам ага Шакировның иҗатына багышлап, китапханәдә искә алу кичәсе уздырыла. Программада аның тормыш һәм иҗат юлы белән танышу, җырларын тыңлау, видео һәм презентация карау, Илһам Шакиров репертуарыннан җырлар башкару.

Үткәрү урыны: Яна-Булякская сельская библиотека - филиал № 27

Ягез әле, егетләр!

Ватанны саклау - ир-егетләребезнең буыннан-буынга күчкән изге бурычы. Хәрби хезмәттәге кешеләр олы ихтирамга лаек. Алар илебезнең чикләрен, безнең тыныч тормышыбызны уяу саклыйлар. Ватанны саклаучылар көне уңаеннан китапханәдә квест-уен оештырыла. Уенда катнашучылар төрле станцияләрдә тукталып җитезлеккә, иҗади фикер йөртүгә кызыклы һәм мавыктыргыч биремнәр үтәячәкләр.

Үткәрү урыны: Яна-Булякская сельская библиотека - филиал № 27

Китап - якын дустың ул!

Бөтендөнья кычкырып уку көне ел саен мартның беренче чәршәмбесендә билгеләп үтелә һәм китап укырга яратучыларны берләштерүче көн булып исәпләнә. 4 март көнне Яңа Бүләк авылы китапханәсе барлык әдәбият сөючеләрне китап укырга мәдәни чарага чакыра. Бу көнне кычкырып укуның әһәмияте турында сөйләшербез, әдәби әсәрләр укырбыз һәм викторина сорауларына җаваплар табарбыз.

Үткәрү урыны: Яна-Булякская сельская библиотека - филиал № 27

Әниемә чәчәкләр

8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Яңа Бүләк авыл китапханәсендә «Әниемә чәчәкләр» исемле мастер-класс узачак. Чарада катнашучылар матур чәчәк бәйләме төшереп бәйрәм открыткалары ясарлар. Ә китапханәче эш тәртибе белән таныштырып матур һәм уникаль чәчәкләр ясарга ярдәм итәр.

Үткәрү урыны: Яна-Булякская сельская библиотека - филиал № 27

Нәүрүз мөбәрәк булсын!

Нәүрүз бәйрәме – язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме ул. Аны 21нче мартта - көн белән төннең тигезләшкән вакытында билгеләп үтәләр. Бу көнне Яңа Бүләк авыл китапханәсе барлык теләүчеләрне «Нәүрүз мөбәрәк булсын!» дип аталган бәйрәм чарасына чакыра.

Үткәрү урыны: Яна-Булякская сельская библиотека - филиал № 27

Китаплар иленә сәяхәт

Балалар китабы атналыгы - ул яраткан китапларны уку һәм кызыклы шәхесләр-язучылар белән очрашулар бәйрәме. Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы кысаларында Яна Бүләк авыл китапханәсендә «Китаплар иленә сәяхәт» дип аталган китап күргәзмәсе оештырылачак. Күргәзмәдә балалар өчен язылган әкият, хикәя, шигырьләр китаплары урын алачак. Китап сөюче нәни дусларыбызны китапханәдә көтеп калабыз.

Үткәрү урыны: Яна-Булякская сельская библиотека - филиал № 27

Сөй, хөрмәт ит, ярат китапны!

Балалар китабы атналыгы ел саен үткәрелә торган Бөтенсоюз, ә 1992 елдан балалар китабын популярлаштыруга юнәлдерелгән бөтенроссия чарасы. Яңа Бүләк авыл китапханәсендә Халыкара балалар китабы көненә багышланган әдәби викторина узачак. Төрле конкурсларда катнашып, балалар әкият геройларын танып белерләр, табышмакларны чишәрләр, китап турында мәкальләрне искә төшерерләр.

Үткәрү урыны: Яна-Булякская сельская библиотека - филиал № 27