Яна-Булякская сельская библиотека - филиал № 27

Батырларны үлем алмый

Искәртү урнаштыру:   /   Скачать бу календаре

Татар халкының бөек улы, герой шагыйрь Муса Җәлил 1906 елның 15 февралендә элекке Оренбург губернасы (хәзерге Оренбург өлкәсе Шарлык районы) Мостафа авылында крестьян гаиләсендә алтынчы бала булып дөньяга килә. М. Җәлилнең әдәби мирасы күп милләтле совет әдәбиятының кыйммәтле бер казанышы булып тора. Аның әсәрләре кешеләрдә матур, гуманистик тойгылар уята, аларны тормыштагы матурлыкны күрергә һәм шул матурлык өчен көрәшергә чакыра. Китапханәдә  Муса Җәлилнең иҗатына багышлап батырлык сәгате уздырыла. Китапханәче аның үлемсез әсәрләре, сугыш елларында, тоткында күрсәткән батырлыклары белән таныштырыр. Чара барышында шигырьләрен укырбыз, презентация карарбыз.