Яна-Булякская сельская библиотека - филиал № 27

Халык язучысы – Аяз Гыйләҗев

Искәртү урнаштыру:   /   Скачать бу календаре

Прозаик һәм драматург Аяз Мирсәет улы Гыйләҗев 1928 елның 17гыйнварында Татарстанның Сарман районы Чукмарлы авылында укытучы гаиләсендә туган. Аяз Гыйләҗев иҗаты – татар әдәбиятының олы юлыннан барган, иҗтимагый яңгырашлы иҗат. А.Гыйләҗев әсәрләренең тәрбияви кыйммәте әйтеп бетергесез зур

Тематик яктан А.Гыйләҗевның күпчелек повестьлары авыл тормышына багышланган. Аларда кичәге һәм бүгегенге авыл, аның гади кешеләре гәүдәләндерелә. Аяз Гыйләҗев – ике дистәдән артык драма әсәре авторы да. Аларның күбесе республика театрлары репертуарына кертелгән. Татар язучысы А.Гыйләҗевның тууна 95 ел тулу уңаеннан китапханәдә китаплар күргзәмәсе оештырыла. Күргәзмә материаллары Аяз Гыйләҗевның гаҗәеп язмышы, аның кызыклы шәҗәрәсе, дөньякүләм масштабтагы әсәрләр иҗат итү тарихы турында сөйләячәк. Язучының иҗаты белән кызыксынучыларны китап күргәзмәсенә чакырабыз.