Яна-Булякская сельская библиотека - филиал № 27

Афиша

Язылу

Китаплар иленә сәяхәт

Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы кысаларында, китапханәсендә “Китаплар иленә сәяхәт” дип исемләнгән квест - уен узачак. Уен барышында балалар белән бу бәйрәмнең тарихы нәрсәдән башланганын, нинди язучылар тарафыннан оештырылганы турында сөйләшербез

Үткәрү урыны: Яна-Булякская сельская библиотека - филиал № 27

Кәҗә, Сарык һәм башкалар

Г.Тукайның туган көне уңаеннан укучылар белән бөек язучыбызның әкиятләренә нигезләнеп язылган “Кәҗә белән Сарык һәм башкалар” пьесасы сәхнәләштереләчәк. Әсәр китап укучыларын дуслыкның кадерен белергә өйрәтә, кешедәге үз-үзеңне генә ярату, артык горур булу кебек тискәре сыйфатларның аянычлы нәтиҗәләргә китергәнен аңлата, балаларны ярдәмчел һәм батыр булырга өнди.

Үткәрү урыны: Яна-Булякская сельская библиотека - филиал № 27

Сезнең язмыш үзе батырлык

Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан китапханәдә тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш чоры балалары белән очрашу узачак. Чара барышында китапханәче якташларыбызның батырлыклары, хатын-кызларның һәм балаларның тылдагы хезмәтләре турында сөйләячәк.

Үткәрү урыны: Яна-Булякская сельская библиотека - филиал № 27

Челтерәп аксын җырчы чишмәләр

Туган авылыбызның бай табигатен күзәтеп, саф сулы чишмәләре, сулыклары белән танышу максатыннан мәктәп яны лагеры укучылары белән «Илһам" чишмәсенә экскурсия оештырыла. Китапханәче сөйләгәннәрдән балалар чишмәнең тарихы, чишмә суының кайдан агып чыгуы һәм ни өчен чишмә сулары файдалы икәне турында белерләр.

Үткәрү урыны: Яна-Булякская сельская библиотека - филиал № 27

Казан - башкалам минем

Казан шәһәре искиткеч тарихи һәм мәдәни мираслы шәһәр. Башкалабыз Казан шәһәренең тарихы белән якыннан танышу максатыннан китапханәдә әдәби викторина узачак. Берничә турда катнашучыларга шәһәрнең истәлекле урыннары, аның урамнарының тарихы, гореф-гадәтләре һәм мәдәнияте белән бәйле сорауларга җавап бирергә туры киләчәк. Чарада катнашучыларга ярдәм йөзеннән китап күргәзмәсе оештырылачак. Чара ахырында Казан шәһәре турында видео ролик күрсәтелер.

Үткәрү урыны: Яна-Булякская сельская библиотека - филиал № 27

Татарстан - республикам минем

30 августта Татарстан халкы Республика оешу көнен бәйрәм итә. Шул уңайдан китапханәдә Ватаныбыз Татарстан тарихына багышлап интеллектуаль квест-уен узачак. Уен барышында китапханәче республиканың байлыклары, тарихи урыннары, зур промышленность үзәкләре белән таныштырып узар. Чарада катнашучылар, викторина сорауларына җавап биреп, дәүләт символлары, халкыбызның гореф-гадәтләре, милли уеннары турында белемнәрен тирәнәйтер.

Үткәрү урыны: Яна-Булякская сельская библиотека - филиал № 27

Көзнең алтын төсләре

Көз –ул елның матур, бай, гаҗәп вакыты. Китапханәдә елның бу искиткеч вакытына багышланган күңел ачу чарасы узачак. Чара барышында көзнең матурлыгы турында җырлар һәм шигырьләр яңгырар, чарада катнашучылар төрле станцияләрдә тукталып көзге табигать турында табышмакларның җавапларын табар, мәкаль һәм әйтемнәрне искә төшерер.

Үткәрү урыны: Яна-Булякская сельская библиотека - филиал № 27

Розалардан букет

Әниләр көне уңаеннан Яңа Бүләк авыл китапханәсендә чәчәк букеты ясау буенча мастер — класс узачак. Китапханәче Россиядә Әниләр көнен ноябрьнең соңгы якшәмбесендә билгеләп үтүләре турында сөйләячәк. Балалар үз куллары белән фоамираннан гөлчәчәк бәйләме ясаячак.

Үткәрү урыны: Яна-Булякская сельская библиотека - филиал № 27

СПИД - ХХI гасыр бәләсе.

СПИДка каршы көрәш көне кысаларында китапханәдә яшьүсмерләр белән әңгәмә булачак. Чарада катнашучылар ВИЧ-инфекциясе турында, аның зарары, таралу юллары һәм саклык чаралары беләчәкләр. Чара барышында анкета сорауларына җаваплар табарадар, тема буенча призентаөия күрсәтелер.

Үткәрү урыны: Яна-Булякская сельская библиотека - филиал № 27

Батырлыкка көн дә урын бар

9 декабрь - Ватан Геройлары көне. Ватан Геройлары көнен бәйрәм итү – ул бабаларыбызның батырлыгын искә алу гына түгел, ә Советлар Союзы Геройларын, Россия Геройларын, Изге Георгий һәм Дан орденнары кавалерларын хөрмәтләү дә булып тора. Әлеге күркәм датага багышлап китапханәдә батырлык сәгате уздырыла. Чара барышында яуда батырлык, чиксез каһарманлык үрнәге күрсәткән, ил-көннәрнең тыныч вакытында намуслы, фидакарь хезмәт нәтиҗәсендә данланган геройларны искә алырбыз.

Үткәрү урыны: Яна-Булякская сельская библиотека - филиал № 27

Наркомания - киләчәксез тормыш

Наркомания - хәзерге заманның төп афәтләрнең берсе. Яшьләргә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, начар гадәтләргә карата тискәре караш тәрбияләү максатыннан китапханәдә “Наркомания – киләчәксез тормыш” дигән исем астында әңгәмә оештырыла. Балаларга наркотик матдәләрнең организмга зыяны хакында аңлатылыр һәм аларны кызыксындырган сорауларга бергәләп җаваплар табарбыз.

Үткәрү урыны: Яна-Булякская сельская библиотека - филиал № 27

Сугыш турында китаплар укыйбыз

Яна Бүләк авыл китапханәсендә “Балаларга сугыш турында укыйбыз” акциясе кысаларында патриотик чара уздырыла. Китапханәче чарада катнашучыларны Бөек Ватан сугышын чагылдырган әсәрләр, китаплар белән таныштырыр. Соңыннан балаларга Бөек Ватан сугышын чагылдырган әсәрләрдән өзекләр кычкырып укылыр.

Үткәрү урыны: Яна-Булякская сельская библиотека - филиал № 27