"Окна Победы"- Бөтенроссия акциясе
"Окна Победы" Бөтенроссия акциясенә катнаштык
"Окна Победы" Бөтенроссия акциясенә катнаштык
Пыжмара авыл китапханәчесе Бөтенроссия "#МыВместе" акциясе кысаларында, Пыжмара авылында гомер итүче тыл ветераннары Хадеев Гафиулла абый белән Юсупова Минсафа апаны якынлашып килүче Бөек Җиңү бәйрәме белән котлады
Бөек Җиңүнең 76 еллыгы уңаеннан Халыкара "Сад памяти" акциясенә кушылып,туган илебезнең азатлыгы өчен һәлак булганнарның исемнәрен мәңгеләштерү истәлегенә агач утырттык
"Георгий тасмасы" - ул Тынычлык өчен көрәштә һәлак булган солдатлар турында хәтер, ветераннарга хөрмәт, Бөек Ватан сугышында җиңү өчен горурлык һәм гомерләрен саклап калган солдатларга рәхмәт билгесе.#Георгий тасмасы " Бөтенроссия акциясе кысаларында якынлашып килүче Җиңү бәйрәме уңаеннан авылдашларыбызга таратылды
"Зеркало истории" Бөтенроссия акциясенә катнаштык
6 май көнне Пыжмара авылының чишмәсе янында өмә үткәрелде
Татар шагыйре Ренат Харисның тууына 80 яшь уңаеннан "Шигърият юллары чатында" исем астында яшүсмерләргә күзәтү үткәрелде.
6 май көнне Пыжмара авылы китапханәсендә “Балаларга сугыш турында укыйбыз” исемле ХII Халыкара Акция кысаларында Бөек Ватан сугышы турында әдәби әсәрләр буенча кычкырып уку оештырылды. Әлеге чарада Муса Җәлилнең “Джим” поэмасы, “Кызыл ромашка”, “Җырларым” шигырьләре укылды.
1 май -яз һәм хезмәт бәйрәме уңаеннан "1 мая - Международный день солидарности" исем астында видеоролик оештырылды
Татар халык шагыйре Г.Тукайның тууына 135 ел уңаеннан 1-4 сыйныф укучыларына "Туган телем- Тукай теле" дип исемләнгән әдәби кичә үткәрелде.Кичә барышында укучылар шагыйрь Г.Тукайның тормыш юлы, иҗаты, "Тукайны укып үсәбез" исемле китап күргәзмәсе белән таныштылар,укучылар башкаруында шагыйрьнең шигырьләре яңгырады
Татар халык шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан"Габдулла Тукай-татар халык шагыйре"дип исемләнгән презентация оештырылды. Укучылар язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар. Презентациядә язучының китаплары тәкъдим ителде.
"Наука - это космос" исеме астында флешмоб эшләнелде
12 апрель - Космонавтика көне.Быел Ю.А. Гагаринның галәмгә очуына 60 ел. Шул уңайдан "Юрий Гагарин - первый космонавт планеты Земля" презентациясе pizhmarabiblioteka аккаунтында яктыртылды
Кошларның матурлыгын күреп, тылсымлы җырларын тыңлап, күңел сафлана;алар табигатькә, безнең күңелләргә ямь өстиләр.Агачларны, үсемлекләрне бөҗәкләрдән саклыйлар.Шуңа күрә без кошларны яратабыз, саклыйбыз.1 апрель- кошлар көне.Шул уңайдан "Кошлар - безнең дусларыбыз" исем астында видеоролик эшләнелде
Шагыйрь, Габдулла Тукай исемендәге премия лауреаты Рәдиф Гаташка 80 яшь тулу уңаеннан”Гаташ- мәхәббәт җырчысы” исемле презентация оештырылды. Китап укучылар язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар. Презентациядә язучының китаплары яктыртылды.
4-6 сыйныф укучыларына иске китапларны ремонтлау буенча “Яшә китап” исеме астында акция үткәрелде.Акция китапларга сакчыл караш кирәклеге турында әңгәмә белән башланып китте, аннан соң балалар китапның төп элементлары белән таныштылар. Соңыннан китапханәче укучыларга китапны ничек “дәваларга” кирәклеген күрсәтте. Алар битләрне төзәттеләр, карандаш тапларын бөтергеч белән бетерделәр, скотч һәм кәгазь ярдәмендә ертылган битләрне ябыштырдылар.
27 март –театр көне.Шул уңайдан Пыжмара авылы кызы, Татарстанның атказанган артисты Гөлгенә Зәйнуллина хөрмәтенә “Театр-милләтнең йөзек кашы” исемле видеоролик эшләнелде.
1-4 сыйныф укучыларына “Әкиятләр илендә” исемле мәдәни дәрес үткәрелде. Аларга “әкият” төшенчәсе турында сөйләнелде.Татар халык әкиятләре белән беррәттән дөнья халыклары әкиятләре дә укылды. Әкиятнең тәрбияви мәгънәсе турында да фикер алыштык.
21 март-Халыкара урманнар көне. Урман яшәү чыганагы, җир яме, табигатьнең иң матур бизәкләренең берсе. Ул матди байлык, саулык чыганагы. Шушы максаттан чыгып “ 21 март-Халыкара урман көне”” исем астында презентация оештырылды.
21 март шигърият көне уңаеннан 2 сыйныф укучысы Сәйфетдинова Гүзәл шагыйрь Шәйхи Маннурның “Яхшы бел” шигырен сөйләде.