Чиканасская сельская библиотека - филиал № 50

Яңалык

"Гаилә - бәхет учагы" - тематик кичә

. Китапханәче балаларга гаилә көненең тарихы турында сөйләде, китаплардан өзекләр кычкырып укыды. Очрашу барышында клубның сәнгать җитәкчесе, кеше тормышында гаиләнең мөһимлеге,бер - береңне хөрмәтләү хакында әңгәмә алып барды.

Табигатькә экскурсия -экологик кичә

Балалар белән табигать кочагына экскурсиягә чыктык. Китапханәче башта балалрга: нәрсә ул –табигать, аңа нәрсәләр керүе, табигатьнең безгә нәрсәләр бирүе турында аңлатты.

Ни хәлең бар,Солдат туганым?! - очрашу кичәсе

Махсус хәрби хезмәттә катнашып,ялга кайтучы егетләребез Габдрахманов Фидаил һәм Шәмсетдинов Салаватлар белән очрашу булды.Очрашу авылыбыз мулласы Искандаров Васыйл Мәгъсүмҗан улы тарафыннан аять укып башланды

«Синең тормышың - синең сайлау! " -әңгәмә

Чара барышында укучылар белән балигъ булмаганнарның хокуклары һәм җаваплылыгы, зарарлы гадәтләргә тискәре караш, сәламәтлек өчен аеруча куркыныч булган куркыныч гадәтләр турында сөйләшенде.

Кеше. Галәм. Космос.- мәгълүлмат сәгате

Китапханәче яшьләрне Космос киңлегенең беренче очучысы Ю.А. Гагарин белән таныштырды. Укучылар беренче космик станцияләр барлыкка килүе, очышларга әзерлекнең ничек үтүе турында белделәр.

"Тылсымлы ромашка" - балалар иртәсе

6 март көнне Чиканас балалар бакчасында 8-март халыкара хатын-кызлар көненә багышланган ,“Тылсымлы ромашка” дип аталган бәйрәм кичәсе булып узды.

"Гүзәллеккә илтә гүзәлләр" - әдәби-музыкаль кичә

4 март көнне Чиканас авыл китапханәсендә “Ак калфак” клубының чираттагы утырышы халык-ара хатын кызлар көненә багышлап үткәрелде. “Гүзәллеккә илтә гүзәлләр” дигән баш астында, кичә китапханәченең хатын-кызларыбызга ныклы сәламәтлек, матур тормыш, бәхетле көннәр теләве белән башланып китте, аннары бәйрәмнең тарихы белән таныштырды.

"Табигатьне бергәләп саклыйк" - экологик викторина

Китапханәче укучыларга туган як матурлыгына, тирә-юнь дөньясына сакчыл мөнәсәбәт булдырырга кирәклеге турында сөйләде. Укучылар экология, күзәтү өлкәсендә белемнәрен күрсәттеләр. Викторинаның катлаулы сорауларына, гадәти булмаган табышмакларга җавап бирделәр.

"Сез - безнең горурлык!"

Кичәдә Филсинә Корбангалиева һәм Рәмзия Мөхәммәтҗановаларның үзләре иҗат иткән шигырьләре укылды һәм “Сабырлык” мөнәҗәте Әниләребезнең күңеленә җиткерелде.

"Әткәң-әнкәң телен белсәң, адашмассың кайда да..." - балалар иртәсе

Китапханәче балаларны туган тел көне бәйрәменең тарихы белән таныштырды, Г.Тукайның әкиятләрен укыды, “Нәниләр тел өйрәнә” китабыннан хикәяләр укылды, “Нәниләргә әлифба” китабыннан татарча хәрефләр, сүзләр белән таныштылар.

"Илаһи моң - бу көйләрдә!" - фольклор кичә

Фольклор кичә Чиканас авыл мәдәният йортында, «Ак калфак” оешмасы членнары, китап укучыларым белән берлектә үткәрелде. Кичәгә үзе бәет язучы яки оста итеп сөйли белүче, мөнәҗәтләрне көйләп оста башкаручы апаларыбыз чакырылды.

"Аҗаганнар уйнаткан әдип" - әдәби кичә

Кичәдә урта буын китап укучылар катнашты. Чара барышында язучының тормыш юлы, иҗаты тасфирланды, кичә матур шигырьләр белән үрелеп барылды һәм презентация тәкъдим ителде.