Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

Яңалык

Яңа ел әкияте "Яңа ел, түрдән уз!"

Безнең бәйрәмебездә Ашытбаш мәдәният йорты хезмәткәрләре катнашу үзе бер Яңа ел могҗизасы булды. Ак-Чишмә һәм Наратлык авыллары халкы иркенләп күңел ачты.

“Без наркотикларга каршы” исемле китап күргәзмәсе

Китап күргәзмәсендә наркомания турында фәнни-популяр китаплар, вакытлы матбугатта чыккан язмалар, сәламәт рәвеше алып барырга өндәүче язмалар, яшь китап укучылар ясаган тематик рәсемнәр белән танышырга мөмкин .

Ак-Чишмә һәм Наратлык авыллары гражданнары җыены «Авылым, авылкаем!».

Ташкичү авыл җирлеге башлыгы Хәбибуллин Рәдис Харисович 2023 елда гражданнардан җыелган үзара салым акчасының тотылышы буенча хисап тотты. 2024 елга башкарыласы эшләрне барладык, авылдагы яшәеш буенча һәр катнашучы үзен борчыган сорауларга җаваплар алды.

"Минем әти - иң яхшысы!" дип аталган тәрбия сәгате

"Минем әти - минем горурлык" исемле китап күргәзмәсенә куелган, балалар өчен язылган әдәби әсәрләрдән әтиләр турында хикәяләр, шигырьләрне кычкырып укып, һәрбер әтинең характерларын ачыклап, уңай һәм тискәре якларын билгеләп бардык.

Очрашу кичәсе "Гомер көзләренә кергәндә"

Ак – Чишмә авылы китапханәчесе Мөхәммәтдинова Халидә бәйрәмгә дип килгән өлкәннәрне үз исеменнән, “Ак-Чишмәнең ак калфаклары” клубы членнары исеменнән Өлкәннәр көне белән ихлас котлады, рәхмәтләрен, теләкләрен җиткерде

Очрашу кичәсе "Бер күрешү - үзе бер гомер"

Мәктәптә төрле елларда укыткан укытучылар мәктәп коллективының бик эчтәлекле музыкаль чыгышларын карадылар, мәктәп тарихын , һәр укытучының Ак-Чишмә мәктәбендәге эшчәнлеге турында ишеттеләр.

Мәгълумати-белешмә сәгать "Онытырга хакыбыз юк!"

Информацион-белешмә сәгать “терроризм” сүзенә аңлатма бирүдән башланды, укытучы Сабирзянова Х.Ф. террорчылар бөтен дөнья халыклары арасында дуслыкны таркату , кешеләрне бертуктаусыз курку хәлендә тоту, аерым дәүләтләрнең яки кешеләрнең материаль байлыгына зыян салу максатында шулай эшләвен бик яхшылап аңлатты.

Брейн-ринг “Тарихың бай, туган төбәгем!”

Ике команда өчен дә бер үк сорау яңгырады, кайсы команда беренче җавап бирә, аңа бер очко языла. Уен өч турдан торды, һәр тур командаларның берсе биш очко җыйганчы дәвам итте.

Экология сәгате “Табигать безнең яклауга мохтаҗ”,

Китап укучылар белән табигать турында, табигатьне саклау хакында сөйләштек. Тирә-юньнең бик нык пычрануы нинди аяныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин икәнлеген билгеләп үттек. Тирә-юнь мөхитне саклау, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү өчен нишләргә кирәклеге турында сөйләштек.

Тәрбия сәгате " Гаилә тату булса, тормыш матур була"

Ризаэтдин Фәхретдиннең гаилә турындагы нәсыйхатьләре, Ак-Чишмә авылында 69 ел бергә гомер итүче Гариповлар гаиләсенең бәхетле гаилә серләре белән таныштык. “Нәрсә ул гаилә һәм аның Исламда роле” исемле аудио язма тыңладык, Фәнис Яруллинның “Нурсөя” исемле поэмасын кычкырып укыдык.

"Матур гаилә - ил күрке" котлау сәгате

Бүген Халыкара гаилә көне. Шул уңайдан алтын туйларын билгеләп үтүче Хәтимә һәм Фәрит Зарифҗановлар гаиләсенә Арча муниципаль районы башлыгы Нуриев Илшат Габделфәрт улының котлавын тапшырдык. Юбилярлар игътибарлары һәм ихтирамнары өчен Арча Муниципаль районы башлыгы Илшат Габделфәрт улына, Ташкичү авыл җирлеге башлыгы Рәдис Харис улына олы рәхмәтләрен җиткерделәр, аларга ныклы сәламәтлек , тигез озын гомер, бәхетле гаилә тормышы, эшләрендә зур уңышлар теләделәр.

Кычкырып укулар “Кечкенә Апуш Кырлайда”

. Укытучы Гарифуллина Ф.Р. “Кечкенә Апуш” китабыннан ”Кырлай” дип аталган икенче өлешнең 1-10 бүлекләрен кычкырып укыды. Китап укучылар”Сәгъди абый Габдулланы нәрсә белән сыйлады?”, “Нигә Габдулланы кире өстәл янына утырттылар?”,Кырлай малайлары белән беренче очрашу ничек булды?” дигән сорауларга җавап бирделәр.

“Йолдызлы басу буйлап” кычкырып укулар

“Казан утлары” журналының беренче санында басылган Мөхәммәт Мирза робагыйларын кычкырып укыдык, һәрберсенең мәгънәсенә төшенергә тырыштык. “Идел йорт шагыйре” исемле китап күргәзмәсе эшләде.

Әдәби-музыкаль кичә "Гаиләм - җылы учагым"

Бәйрәмгә кече мәктәп яшендәге китап укучыларның әти-әниләре, әби-бабайлары килде. Балалар әти-әниләргә багышланган шигырьләр, җырлар башкардылар , дәртле биюләр биеделәр.