"Будь здоровым, сильным, смелым!"
Арчаның 7нче номерлы урта мәктәбенең 1а сыйныф укучылары белән командаларга бүленеп "Будь здоровым, сильным, смелым!" девизы астында күңелле спорт уеннары үткәрдек.
Арчаның 7нче номерлы урта мәктәбенең 1а сыйныф укучылары белән командаларга бүленеп "Будь здоровым, сильным, смелым!" девизы астында күңелле спорт уеннары үткәрдек.
Бүген тирә - юньне һәм парк территориясен төзекләндерү һәм җыештыру белән шөгыльләндек.
"Көзге игелек атнасы" акциясе кысаларында Татарстан Республикасында эшче һөнәрләр елына багышланган “Я рисую человека труда" дигән рәсем конкурсы үткәрелде.
4 сентябрь көнне Иске Айван авылы китапханәсендә терроризмга каршы бердәмлек көне уңаеннан "Сак һәм уяу булыйк - терроризм"дип исемләнгән мәгълүмати – танып - белү сәгате үткәрелде.
"Игелекле хәтер" -" Көзге игелек атнасы " - игелекле эшләр эстафетасы дәвам итә. Бүгенге көн “Ветераннар янәшәдә яши"дигән исем астында.
Бүген Татарстанда "Көзге игелек атнасы"- игелекле эшләр эстафетасы старт алды. Бүгенге көн "Игелекле башлангычлар көне".
Иске Айван авылы мәдәният йорты ишегалдында "Сагындым авылымны" дип исемләнгән әдәби - тематик кичә үткәрелде.
Иске Айван авылы китапханәсе Татарстанда эшче һөнәрләр елына багышланган "Человек славен трудом" дип исемләнгән әдәби мәйдан үткәрде.
Арчаның 7нче номерлы урта мәктәбенең "Кояшкай" җәйге сәламәтләндерү лагерына йөрүче балалар белән рус шагыйре, прозаик, драматург А.С. Пушкинның тууына 220 ел тулуга багышланган "Сказки всем на удивление" дип исемләнгән әдәби кичә үткәрдек.
Безнең китапханәнең иң актив укучысы Хисамова Изилә! Афәрин!
Нәни дусларым, мавыктыргыч, матур рәсемле китаплар белән танышырга ашыгыгыз! Китапханәгә рәхим итегез!
Шигъриятне хөрмәт итүче кадерле китап укучыларым, бу китаплар сезнең өчен, китапханәгә рәхим итегез!
Иҗтимагый сәяси әдәбиятны якын итүче хөрмәтле китап укучыларым, бу китаплар сезнең өчен! Рәхим итегез1
9 июнь көнне Арча районында барыбызның да яраткан бәйрәме - Сабантуй узды. Китапханәчеләр милли Сабантуй бәйрәмен үткәрүдә актив катнаштылар.
Кадерле китап укучыларым! Китапханәгә яңа китаплар кайтты. Рәхим итегез!
Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан Иске Айван авылы китапханәсендә, Арчаның 7нче номерлы урта мәктәбенең "Кояшкай" җәйге сәламәтләндерү лагерына йөрүче балалар белән әдәби уен - сәяхәт үткәрдек.
Хезмәттәшләрем белән Туфан Миннуллинның "Диләфрүз REMAKE" музыкаль комедиясен карап, күңелләребезгә рухи азык алып кайттык.
Иске Айван авылы мәдәният йортында, "Ак калфак" хатын - кызлар оешмасы җитәкчелегендә, Халыкара гаилә көненә багышланган "Аклармын да, саклармын да, нәселем шәҗәрәсен" дип исемләнгән чара узды.
8 май көнне Иске Айван авылы китапханәсендә, Арча сәнгать мәктәбе филиалы белән берлектә, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган "Никто не забыт, ничто не забыто!" дип исемләнгән әдәби - музыкаль кичә үткәрелде.
Гадәттәгечә, Иске Айван авылы китапханәсе 1941 - 1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңү көненә багышланган, "Балаларга сугыш турында укыйбыз" дигән Халыкара акциядә һәр елны катнашып килә.