Старо-Айванская сельская библиотека - филиал № 34

Яңалык

"Әкиятләр иленә сәяхәт"

5 апрель көнне Иске Айван авылы китапханәсендә Халыкара балалар китабы көне уңаеннан "Әкиятләр иленә сәяхәт" дип исемләнгән брейн - ринг үтте.

"Тормыш ямьле сезнең белән!"

8 март көнне Иске Айван авылы мәдәни - спорт үзәгендә Халыкара хатын - кызлар көненә багышланган әдәби - тематик кичә үтте.

"Якташ язучыбыз"

14 гыйнвар көнне Иске Айван авылы китапханәсендә Россия һәм Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, якташ язучыбыз Хәнәфи Бәдигыйнең 75 яшьлек юбилее уңаеннан "Якташ язучыбыз" дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Максаты: укучыларны шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру.

"Хуш киләсең, яңа ел!"

Яңа ел - ул барыбыз өчен дә, бигрәк тә балалар өчен иң яраткан һәм тылсымлы бәйрәм. 5 гыйнвар көнне Иске Айван авылы мәдәни - спорт үзәгендә мәдәният хезмәткәрләре балаларның кышкы ялларын күңелле һәм файдалы итеп үткәрү максатыннан "Хуш киләсең, яңа ел!" исемле бәйрәм оештырдылар.

"Вместе против коррупции"

Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне уңаеннан Арчаның 7 номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 сыйныф укучылары белән "Вместе против коррупции" дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үтте. Максаты: "ришвәт", "коррупция" сүзләренең мәгънәсен ачу, тискәре нәтиҗәләрен күрсәтү, коррупцияне тормыш шартларында таный белү. Актив тормыш позициясе тәрбияләү, укучылар тарафыннан коррупциягә каршы көрәш буенча гамәли чаралар үзләштерү.

"Дәүләтебезнең законнары"

12 декабрьдә Россия Федерациясенең Конституция көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Арчаның 7 номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучылары белән "Дәүләтебезнең законнары" дигән темага түгәрәк өстәл артында әңгәмә үткәрелде.

"Мәдәни көндәлек"

21 октябрь көнне Арча шәһәренең һәм Арча районының барлык мәктәпләрендә мәдәният дәресләре узды. Шул уңайдан Арчаның 7 номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбендә мәдәният дәресе үткәрелде һәм башлангыч сыйныф укучыларына "Мәдәни көндәлекләр" тапшырылды. Бәйрәмдә Иске Айван авылы китапханәчесе Шәмсетдинова Г. Н. катнашты.

"Без Тукайлы халык...Туфанлы"

27 август көнне Иске Айван авылы мәдәни - спорт үзәгенең ишегалдында Туфан Миннуллинның тууына 80 ел тулу уңаеннан әдәби мәйдан үтте.