Старо-Айванская сельская библиотека - филиал № 34

Яңалык

"Тынычлыкка һәм татулыкка әкиятләр аша: туган телдә халык әкиятләренукыйбыз"

Республика балалар китапханәсе оештырган "Тынычлыкка һәм татулыкка әкиятләр аша: туган телдә халык әкиятләрен укыйбыз" исемле Бөтенроссия акциясендә катнашкан өчен иске Айван авылы китапханәсе рәхмәт хаты, әкиятләрне укучы балалар дипломнар белән бүләкләнде.

"Хикмәтле дә, серле дә театр!"

27 март - Халыкара театр көне. Халыкны театр сәнгатенә җәлеп итү максатыннан китапханәдә "Хикмәтле дә, серле дә театр!" дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшли. Китапханәгә рәхим итегез!

"Һәр бизәктә - халкым тарихы"

Милли җәүһәрләрнең кыйммәтле мирас икәнлегенә төшендерү, саклау, халык иҗаты, чигү сәнгате белән кызыксынуларын үстерү максатыннан Арчаның 7 номерлы 3 сыйныф укучылары белән "Һәр бизәктә - халкым тарихы" дип исемләнгән рәсем конкурсы үтте.

"Тынычлыкка һәм татулыкка әкиятләр аша: туган телдә халык әкиятләрен укыйбыз"

3 март - Бөтендөнья кычкырып уку көне. Арчаның 7 мәктәбенең 2 "А" сыйныф укучылары белән берлектә Иске Айван авылы китапханәсе "Тынычлыкка һәм татулыкка әкиятләр аша: туган телдә халык әкиятләрен укыйбыз" исемле Бөтенроссия акциясендә катнаша.

"Читаем вместе - читаем вслух"

"Читаем вместе - читаем вслух" Бөтендөнья кычкырып укулар көне акциясенә Иске Айван авылы китапханәсе кушылды.

"Туган телем - хәзинәм"

21 февраль - халыкара туган тел көне уңаеннан Арчаның 7 номерлы мәктәбенең югары сыйныф укучылары белән “Туган телем - хәзинәм” дип исемләнгән әдәби сәгать узды.

"Бар җырыңны илгә багышладың"

15 февраль - татар халкының бөек улы, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты, мәшһүр шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне. Шагыйрьнең тууына 115 ел.

"Китап кирәк" бәйгесе

Кадерле дусларым, көтмәгәндә шатлыклы хәбәр килеп иреште. Мин Галләмова Гүзәл ханымның яңа "Зәңгәр кыңгыраулар" китабын оттым.

"Җидегән чишмәләрдән күәт алган шәхес"

Иске Айван авылы китапханәсе якташ язучыбыз, татар халык язучысы Гомәр ага Бәшировның тууына 120 ел тулуга багышланган "Җидегән чишмәләрдән күәт алган шәхес"дип исемләнгән онлайн әдәби марафон үткәрде.

"Волшебные превращения"

Мәдәният хезмәткәрләре Иске Айван авылы мәдәният йорты ишегалдында Яңа елга кар сыннары ясадык.

"Нет чужой боли"

Балалар һәм яшьләр өчен инвалидлар декадасына багышланган "Нет чужой боли" дип исемләнгән мәгълүмати - тәрбия сәгате үтте.

"Кояштай түгәрәк була, әнкәйле дөнья гына"

Һәр ел саен, ноябрь аеның соңгы якшәмбесендә, безнең иң яраткан һәм кадерле әниләребезгә багышланган искиткеч бәйрәм - Әниләр көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Арча сәнгать мәктәбе филиалы белән берлектә, "Кояштай түгәрәк була , әнкәйле дөнья гына " дип исемләнгән әдәби -музыкаль кичә үткәрелде.

"Яңа китап, укып кал!"

Иске Айван авылы китапханәсе фонды яңа китаплар белән яңартылды. Кадерле укучыларыбыз, яңа кайткан китаплар белән танышырга теләсәгез, безнең китапханәдә көтеп калабыз.

"Китапханә өйдә"

Хөрмәтле укучыларыбыз! Иске Айван авыл китапханәсе коронавирус йогышы таралуны кисәтү максатыннан 28 марттан 5 апрельгә кадәр үз эшчәнлеген туктата.

"Курчаклар дөньясы"

"Ак калфак " хатын - кызлар оешмасының “Курчаклар дөньясы” исеме астында чираттагы очрашуы булып узды.

"Тукайлы туган ягым"

Авылыбыз яшьләре белән "Тукайлы туган ягым" дип исемләнгән шигъри сәгать үтте.