Старо-Айванская сельская библиотека - филиал № 34

Яңалык

"Ул ташларны җырлата"

Татар сынлы сәнгате тарихында Бакый Урманчы шикелле күпкырлы сынлы сәнгать остасын табуы кыен. Сынчы һәм рәссам, график һәм театраль декорацияләр остасы, педагог һәм милли рәсем сәнгате процессларын үстерүдә тикшеренүче буларак һәр төр рәсем сәнгатенә үзенең иҗади зур өлешен керткән атаклы, үзенчәлекле талант иясе ул.

"Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел!"

21 февраль - Халыкара туган тел көненә карата Иске Айван авылы китапханәсендә "Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел! " исемле дәрес - уен узды. Дәүләтебезнең ике теле булган: татар һәм урыс телләрен өйрәнүгә кызыксыну уяту һәм интернационализм тәрбияләү максатыннан оештырылган бу чарада, Арчаның 7 номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбенең озайтылган көн группасына йөрүче балалар катнашты.

"Яратырга килдек без бу җиргә..."

14 февраль көнне Иске Айван авылы китапханәсендә мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә изге Вәли көненә карата конкурс - викторина үткәрдек. Бәйгедә безнең җирлектәге яшьләр катнаштылар.

"Балачак илендә"

Һәрбер кешенең тормыш юлына этәргеч ясаучы, акыллы киңәшләрен бирүче ул - әниләр. Галимҗан Гыйльманов та үзенең беренче шигырьләрен әнисенә укып күрсәткән. Ә әнисе һәрвакыт үсендереп, сөендереп җибәргән.

"Җиде төстә кунакта"

1 гыйнвар көнне балалар шагыйре Рафис Корбан үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

"Хуш киләсең, Яңа ел!"

Яңа ел һәммәбезнең дә көтеп алынган, иң яраткан, маҗараларга бай, сихри, якты, күп бүләкле һәм матур теләкләр тели торган бәйрәм.

"Гүзәллекнең, изгелекнең үзе сез"

2 октябрь көнне Иске Айван авылы мәдәни - спорт үзәгендә китапханәче, мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә Халыкара өлкәннәр көненә карата әдәби - тематик кичә үткәрдек. Бәйрәм кичәсенә "Яшь йөрәкләр" ансамблен кунак итеп чакырдык.

"Культура и я"

Республикада "Укучының мәдәни көндәлеге" проекты кысаларында 16 сентябрь көнне районыбыз мәктәпләрендә Бердәм мәдәният дәресләре узды. Иске Айван авылы китапханәчесе Шәмсетдинова Г. Н. Арчаның 7 номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбендә узган чарада катнашып,1 - 4 сыйныф укучыларына "Мәдәни көндәлекләр" тапшырдык.

"Будущее без терроризма, терроризм без будущего"

4 сентябрь көнне Иске Айван авылы мәдәни - спорт үзәгендә китапханәче һәм мәдәният хезмәткәрләре терроризмга каршы бердәмлек көненә карата түгәрәк өстәл артында әңгәмә үткәрдек. Очрашуга яшьләр һәм хокук саклау хезмәткәре чакырылды.

"Бар уем кичен - көндезен, сезнең хакта милләтем..."

13 август көнне "Көньяк" территориаль - җәмәгатьчелек үзидарәсе территориясендә "Будь в команде Татарстана" Спартакиадасы кысаларында, халкыбызның бөек шагыйре Г. Тукайның 130 еллыгына багышланган "Бар уем кичен - көндезен, сезнең хакта милләтем..." исеме астында "Әдәби мәйдан" узды.

"Дару үләннәрен беләсезме?"

17 июнь көнне Иске Айван авылы китапханәсендә "Дару үләннәрен беләсезме?" дип исемләнгән Арчаның 7 номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 1 - 4 сыйныф укучылары белән информация сәгате үтте.

"Здравствуй, лето!"

2 июнь - Балаларны яклау көне уңаеннан Арчаның 7номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбендә "Кояшкай" җәйге сәламәтләндерү лагерена йөрүче балалар белән конкурс - викторина үткәрдек.

"В волшебный мир кино"

22 апрель көнне Иске Айван авылы китапханәсендә "Библиосумерки - 2016" Бөтенроссия акциясе кысаларында " В волшебный мир кино" дип исемләнгән конкурс - викторина оештырылды.Әлеге чарага безнең китапханәнең иң актив китап укучы гаиләләре чакырылды.

"Һәр тарафтан Тукай җырын тоям, сукмагымда Тукай эзләрен"

21 апрель көнне Плодосовхоз мәдәният йортында "Һәр тарафтан Тукай җырын тоям, сукмагымда Тукай эзләрен" дип исемләнгән, татар халкының бөек шагыйре Г. Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган район күләмендә оештырылган фестивале булып узды.

"Доброе здоровье"

17 апрель республикада уза торган "Язгы мәрхәмәтлелек атнасы" акциясе кысаларында Иске Айван авылы мәдәни - спорт үзәгендә "Сәламәтлек дәресе" үтте.

"Дуслык көне"

18 апрель - республикада уза торган "Язгы мәрхәмәтлелек" атнасы кысаларында "Дуслык көне" дип игълан ителде. Әлеге уңайдан Иске Айван авылы китапханәсе 19 апрель көнне Арчаның 7номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбенең актлар залында "Дуслык көне" уздырды.

"Тукай - шагыйрьләр солтаны"

14 апрель көнне Иске Айван авылы китапханәсендә Арчаның 7 номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе укытучылары һәм мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә, татар язучысы Г. Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан "Тукай - шагыйрьләр солтаны" дип исемләнгән шигырь сөйләүчеләр бәйгесе үткәрелде.