«Бергә көчлерәк» гражданнарны социаль-мәдәни реинтеграцияләү үзәкләрен булдыру
Россия китапханә ассоциациясе «Бергә көчлерәк» гражданнарны социаль-мәдәни реинтеграцияләү үзәге буларак китапханә эшчәнлеге турындагы Нигезләмә белән танышырга чакыра.
Нигезләмә проекты буенча фикер алышу Бөтенроссия китапханә конгрессында: РКАнең ел саен уздырыла торган Ижауда узган XXIX конференциясендә булды. 2025 елның 12 августында РКА Идарәсенең катнаш форматта узган 124 нче утырышында документ расланды.
«Бергә көчлерәк» гражданнарны социаль-мәдәни реинтеграцияләү үзәкләре барлык системаларның һәм ведомстволарның китапханәләре базасында төзелергә мөмкин. Үзәкләрне ачуның максаты - махсус хәрби операциядә (МХО) катнашучыларга, аларның гаиләләренә, шулай ук МХО чорында катлаулы тормыш шартларында калган халыкның башка категорияләренә ярдәм чараларын оештыру буенча дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыруга ярдәм итү.
«Бергә көчлерәк» Бөтенроссия китапханә хәрәкәте турында тулырак мәгълүматны Белгород дәүләт универсаль фәнни китапханәсе сайтында белергә мөмкин.