«Әдәби диктант» халыкара агарту акциясе

Мурманск өлкәсе дәүләт универсаль фәнни китапханәсе М. И. Рудомино исемендәге Бөтенроссия дәүләт чит ил әдәбияты китапханәсе белән партнерлыкта Мурманск өлкәсе Мәдәният министрлыгы һәм РКА мәгълүмати ярдәме белән «Әдәби диктант» халыкара агарту акциясе уздыра.

Әдәби диктант классик һәм заманча рус әдәбияты текстлары белән никадәр таныш булуларын тикшерергә теләгән китап укырга яратучыларны берләштерә. Беренче тапкыр акция 2021 елда узды, ә инде 2022 елда халыкара масштаб алды. Акция барышында аңа дөньяның 24 иленнән 4000 мәйданчык кушылды, диктантны 100 000 гә якын кеше язды.

Чара 2025 елның 26-27 сентябрендә теләсә кайсы типтагы китапханәдә яисә теләсә кайсы мәдәният һәм мәгариф учреждениесендә, шулай ук Россия илчелекләрендә, Россотрудничество вәкиллекләрендә дә оештырылырга мөмкин. Үткәрү көнен һәм вакытын урыннарда оештыручылар мөстәкыйль сайлый ала.

Россия китапханәләрен акциягә кушылырга һәм үз төбәгендә диктант язу мәйданчыклары булырга чакырабыз. Моның өчен 10 сентябрьгә кадәр акциянең рәсми сайты аша гариза бирергә кирәк. «Документлар» бүлегендә шулай ук акция турындагы нигезләмә, «Әдәби диктант»ны оештыру, үткәрү һәм бәяләү буенча Методик тәкъдимнәр белән танышырга мөмкин.

Хәзерге вакытта Россия Федерациясендә һәм аннан читтә 400дән артык мәйданчык теркәлгән инде. Иң күп гаризалар Мурманск һәм Чиләбе өлкәләреннән, Башкортостан Республикасыннан һәм Красноярск краеннан килгән.

Чара турында тәфсиллерәк мәгълүматлар  оператив рәвештә «Әдәби диктант» акциясе сайтында урнаштырыла: https://xn--80ahlbkct9adc.xn--p1ai/.