«Мәдәни шимбә. Туган якны өйрәнү» Бөтенроссия акциясе
Игътибар! 2025 елның 25 августына кадәр мәктәп укучылары Россия халыклары традицияләрен, туган як тарихын, мәдәниятен популярлаштыруга һәм рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклауга юнәлдерелгән акциядә катнаша алалар. Моның өчен «Культурадляшкольников.РФ» порталында шәхси кабинетта катнашу өчен гариза калдырырга кирәк. Коллектив (укытучының шәхси кабинетынннан) һәм индивидуаль (укучының шәхси кабинетыннан) гаризалар кабул ителә.
Бөтен Россиядән килгән укучылар иҗади ярышта дүрт номинациядә катнашып, туган якны өйрәнү һәм халык мәдәнияте өлкәсендә үз белемнәрен күрсәтә алалар:
«Мин - экскурсовод», «Туган ягымның мәдәни маршрутлары», «Туган ягым турында язам», «Туган ягым традицияләре».
Акциядә катнашу - үз төбәгеңнең гореф-гадәтләре турында сөйләү, туган як тарихын өйрәнү өчен менә дигән мөмкинлек.