Әйдәгез, русча сөйләшик

Дәүләт Думасы рус телен иҗтимагый киңлектә алынма сүзләрне артык файдаланудан яклау турындагы закон кабул итте. Кулланучылар хокукларын яклау турындагы закон гавами танышу өчен мәгълүмат турындагы маддә белән тулыландырыла. Гомуми кагыйдә буенча аңа һәркем файдалана алырлык урыннарда, мәсәлән, элмә такталар, язулар, күрсәткечләр, мәгълүмати табличкалар ярдәмендә урнаштырылган реклама булмаган мәгълүматларны кертәчәкләр. Закон нигезендә бу мәгълүматлар җәмәгать урыннарында рус телендә язылырга тиеш. Шулай ук аларны Россия халыклары телләрендә яки чит телләрдә кабатлау да рөхсәт ителә. Закон 2026 елның 1 мартында үз көченә керә.

Рус телен чит ил алынмаларыннан яклау юнәлеше күптәннән килә. 2023 елның 17 ноябрендә Халыкара мәдәни форумда РФ Президенты В. В. Путин инглиз теленнән кергән алынмаларны (англицизмнарны) иҗтимагый кырда, массакүләм мәгълүмат чараларында һәм рекламада тыю турындагы закон проектын хуплаячагын белдерде. Закон проекты Дәүләт Думасының мәдәният комитеты тарафыннан депутат Елена Ямпольская җитәкчелегендә әзерләнгән иде. Закон проектының төп максаты - чит телләрдәге элмә такталардан һәм белдерүләрдән котылу.

«Россия Федерациясе дәүләт теле турында» законның яңа редакциясе чит ил сүзләрен дәүләт органнары тарафыннан куллануны чикләргә, алынма сүзләрне артык куллануны контрольдә тотарга һәм рус әдәби теле нормаларына иярүне хуплауны максат итеп куйды.Канун ассызыклаганча, рус телен дәүләт теле буларак кулланганда нормалар үтәлергә тиеш, түбәндә аңлатканча: «Заманча рус әдәби теле нормалары дигәндә, норматив сүзлекләрдә, белешмәлекләрдә һәм грамматикаларда теркәлгән кагыйдәләр күздә тотыла».

Чит ил сүзләрен куллануга таләпләр: «Рус телен дәүләт теле буларак кулланганда [...] рус телендә гомуми кулланылыштагы аналоглары булмаган һәм исемлеге әлеге статьяның 3 өлешендә каралган норматив сүзлекләрдә булган чит ил сүзләреннән тыш, [...] тиешле нормаларга туры килми торган сүзләрне һәм әйтелмәләрне куллану рөхсәт ителми».

Бүгенге көндә дүрт актуаль сүзлек әзерләнгән, анда бүген заманча әдәби рус теленең бер өлеше булган чит ил сүзләре кертелгән, ягъни аларны тәрҗемәсез файдалану рөхсәт ителгән. Аларны В. В. Виноградов исемендәге Рус теле институты сайтында табарга мөмкин (https://ruslang.ru/normativnyje_slovari).

  • Россия Федерациясенең дәүләт теле буларак рус теленең орфографик сүзлеге (төзүче - Россия Фәннәр академиясенең В .В. Виноградов исемендәге Рус теле институты федераль дәүләт бюджет учреждениесе).
  • Россия Федерациясенең дәүләт теле буларак рус теленең орфоэпик сүзлеге (төзүче - Россия Фәннәр академиясенең В. В. Виноградов исемендәге Рус теле институты федераль дәүләт бюджет учреждениесе).
  • Чит сүзләр сүзлеге (төзүче - Россия Фәннәр академиясенең Лингвистик тикшеренүләр институты федераль дәүләт бюджет фән учреждениесе).
  • Россия Федерациясе дәүләт теленең аңлатмалы сүзлеге. 1 өлеш (А-Н). 2 өлеш (О-Я) (төзүче - «Санкт-Петербург дәүләт университеты» югары белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе).

Мәгариф министрлыгы мәгълүматлары буенча, 2027 елда мондый кагыйдәләр турында мәгълүмат белән һәркем файдалана алырлык интернет-системаны - Милли сүз фондын эшләтеп җибәрергә планлаштыралар.