Шәхси мәгълүматларны эшкәртүдә яңалыклар

2025 елның 1 сентябреннән шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык  аерым документ белән рәсмиләштереләчәк.

Шәхси мәгълүматлар турындагы Канунга 2025 елның 24 июнендәге 156-ФЗ номерлы Федераль закон тарафыннан кертелгән төзәтмәләр нигезендә,  шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык хәзер шәхси мәгълүматлар бирүче раслый һәм (яисә) имзалый торган башка документлардан аерым рәсмиләштерелергә тиеш.

Кайбер эш бирүчеләр шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалыкны хезмәт килешүләренә яки эшкә кабул иткәндәге башка документларга кертәләр. Кайбер китапханәләрдә шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык Китапханәдән файдалану кагыйдәләре белән килешү турындагы документка кертелә, ул укучы билетын (укучы формулярын) алганда граждан тарафыннан имзалана. Хәзер бу тыелган. Шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык бирү турындагы нигезләмәләрне кулланучылар килешүләренә, хезмәт килешүенә, башка документлар текстына кертергә ярамый.