2030 елга кадәр дәүләт мәдәни сәясәте Стратегиясе расланды
2024 елның 11 сентябрендә РФ Хөкүмәте Карары белән 2030 елга кадәр Дәүләт мәдәни сәясәтенең яңа Стратегиясе расланды.
Россия Хөкүмәте традицион рухи һәм әхлакый кыйммәтләрне саклау өчен шартлар формалаштыру буенча эшне РФ Президенты Указы нигезендә алып бара. Ул илнең суверенитетын ныгыту һәм гражданнарның тормыш сыйфатын яхшырту өчен илнең бердәм мәдәни киңлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән.
2030 елга кадәр дәүләт мәдәни сәясәте Стратегиясе 2016 елдан гамәлдә булган Стратегиягә алмашка эшләнде.
Стратегиянең төп юнәлешләре:
1. Россия Федерациясе халыкларының бердәм мәдәни киңлеген, тарихи һәм мәдәни мирасын саклау.
2. Россиянең традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрен хөрмәт итүче гармонияле үсеш алган шәхес формалаштыру.
3. Өстенлекле мәдәни һәм гуманитар үсеш юлы белән Россия җәмгыятенең бердәмлеген ныгыту.
4. Гражданлык тәңгәллеген ныгыту.
5. Гармонияле үсеш алган шәхес тәрбияләү өчен шартлар тудыру.
6. Россия җәмгыяте өчен традицион булган кыйммәтләрне, нормаларны, традицияләрне һәм гореф-гадәтләрне буыннан-буынга тапшыру.
7. Һәр кешегә үзенең иҗади потенциалын тормышка ашыруы өчен шартлар тудыру.
8. Гражданнарга белем, мәгълүмат һәм мәдәни кыйммәтләрдән файдалану мөмкинлеген тәэмин итү.
9. Россия Федерациясенең мәдәни суверенитетын тәэмин итү.
10. Дөньяның гуманитар һәм мәдәни киңлегендә Россия Федерациясенең ролен күтәрү.
Стратегиянең өстенлекле юнәлешләре арасында - сыйфатлы контент төзүгә дәүләт заказы булдыру. Сүз әдәбият, сәнгать әсәрләре, мәгълүмати материаллар, басма продукция, мәдәният учреждениеләре хезмәтләре, милли фильмнар турында бара. Эшнең тагын бер мөһим юнәлеше, Россиянең барлык гражданнарының, шул исәптән сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең дә, яшәү урынына карамастан, мәдәният хезмәтләреннән бертигез файдалана алуын тәэмин итү белән бәйле.
Стратегия, аерым алганда ктапханә эше өлкәсендә түбәндәгеләрне күздә тота:
- «китапханә эшен үстерү, шул исәптән төрле ведомство карамагындагы китапханәләр фондлары белән эшләү буенча гомумроссия координация үзәкләре системасын булдыру, шулай ук консервацияләү һәм реставрацияләү буенча төбәк үзәкләре челтәрен төзү, аларны матди һәм ресурслар белән тәэмин итү, китап һәйкәлләре белән эшләү буенча төбәкләрдәге үзәкләргә федераль ярдәмне көчәйтү»,
- «модель китапханәләр төзүне, китап фондларын туплауны күздә тота торган чаралар комплексы»,
- «Милли электрон китапханәдә җыелган цифрлаштырылган китапханә, архив, музей фондлары нигезендә белемнәрнең бердәм мәгълүмати киңлеген формалаштыру»,
- «сәнгать, кинематография, музей һәм китапханә эше өлкәсендәге халыкара проектларга ярдәм итү».
- Дәүләт мәдәни сәясәтен гамәлгә ашыру процессына җәлеп итү планлаштырылган иҗтимагый оешмалар арасында Россия китапханәләр ассоциациясе дә телгә алынган.
Якын арада Стратегияне гамәлгә ашыру буенча чаралар планы эшләнәчәк.