Дуслык белән көчле без
Татар китапханәсе хезмәткәре Гөлназ Хафизова 7 нче “Алтын балык” балалар бакчасы татар теле тәрбиячесе Вәсилә Нуриева белән берлектә, “Дуслык белән көчлебез” дигән фольклор сәгате үткәрделәр.
Татар китапханәсе хезмәткәре Гөлназ Хафизова 7 нче “Алтын балык” балалар бакчасы татар теле тәрбиячесе Вәсилә Нуриева белән берлектә, “Дуслык белән көчлебез” дигән фольклор сәгате үткәрделәр.
Менделеевск шәһәренең Татар Конгрессы бүлекчәсе, “Ак калфак” хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы, Халыклар дуслыгы йорты, район Мәгариф бүлеге, Татар китапханәсе берлектә “Буыннар чылбыры өзелмәсен” дигән кичә үткәрделәр. Чара, шәһәр балалар бакчалары арасында "Буыннар бәйләнеше" I региональ конкурс нәтиҗәләре буенча узды.
Бөек Җиңүнең 76 еллыгына багышлап, Татар китапханәсендә “Ул көннәрнең даны югалмас” дигән тематик сәгать үткәрелде. Чара XII Халыкара «Балаларга сугыш турында укыйбыз» акциясе кысаларында, 12 нче бакча балалары катнашында узды. (Тәрбиячеләре Митрошина Э.М.)
Татар китапханәсендә 12 нче бакчаның өлкән төркеме сабыйлары Г.Тукайның 135 еллыгына багышланган танып белү сәгатендә катнаштылар. (Тәрбиячеләре: Филиппова Л.Г., Митрошина Э.М.)
Татар китапханәсендә “Ядкарь” әдәби-иҗади клубына йөрүчеләр Россиякүләм “Библиотөн – 2021” акциясенә кушылдылар.
7 нче “Алтын балык” (татар теле тәрбиячесе Ганиева Г.Р.) бакчасының өлкән төркеменә йөрүче сабыйлары Татар китапханәсе белән танышты.
“Балалар һәм яшүсмерләр китабы” атналыгы дәвам итә. Татар китапханәсендә 12 нче бакчаның 11 төркеме балалары катнашында әдәби сәгать уздырылды.
24 март көнне Татар китапханәсендә 2 нче “Әкият” балалар бакчасы сабыйлары кунак булдылар.
Татар китапханәсендә җирле “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасына йөрүчеләр җыелды. Алар гарәп теле графикасын өйрәнеп, уку-язу күнекмәләре алалар. Боларга өстәп, кул эшләре белән дә шөгыльләнеп, намазлык чигәргә алындылар. Бергә-бергә укуы да, эшләве дә күңелле. Халкыбызның күңел бизәкләрен барлау, югалтмау, яшь буынга җиткерү бик мөһим!
Татар китапханәсе 7 мәктәпнең 3 сыйныф укучылары белән берлектә дуслык сәгате үткәрделәр.
Татар китапханәсендә “Ядкарь” әдәби-иҗади клубына йөрүчеләр, 8 март – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан, әдәби-музыкаль кичәгә җыелдылар.
Татар китапханәсе 7 нче мәктәпнең 2-3 сыйныф укучылары белән (татар теле укытучысы Галимуллина М.К) “Һәркемгә газиз үз туган теле” дигән туган тел дәресе үткәрде.
Татар китапханәсендә, каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулуга багышланган әдәби-патриотик кичәләр уздырылды. Кичәләрдә 7нче бакчаның мәктәпкә әзерлек төркемнәре катнашты. (Татар теле тәрбиячесе Нуриева В.Р.)
Татар китапханәсендә “Безне җиңүгә илткән юллар” дип исемләнгән батырлык дәресе узды. Китапханәче Хафизова Г.Р. Бөек Ватан сугышы вакытында, балалар һәм яшүсмерләрнең партизан хәрәкәтендә катнашуы турында сөйләде. Советлар Союзы Герое исеме бирелгән яшүсмерләр турында презентация күрсәтте.
25 гыйнвар көнне Татар китапханәсендә 7 мәктәп укучылары белән (укытучылары: Әминева Г.Ф.) дуслык сәгате уздырылды. Чара Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында үтте. Китапханәче Хафизова Г.Р. балаларны каршылап, татар, рус, мари, башкорт, инглиз, француз телләрендә сәламләде. Балалар бергәләп дуслык төшенчәсен аңлаттылар, “Чын дуслар нинди була?” дигән сорауга җавап эзләделәр, дуслык турында мәкальләрне барладылар.Нәтиҗәдә, халыклар дуслыгы һәм башкаларга хөрмәт белән карау, гап-га
Завершился конкурс рисунков “Мин яратам сине, Татарстан. Люблю тебя, мой Татарстан”, посвященный к 100-летию образования ТАССР, которую организовала Татарская библиотека г.Менделеевска.
Татар китапханәсе 1 майдан 30 майга кадәр«Туган ягым – яшел бишек»«Край родной – колыбель моя» дигән Республикакүләм челтәр акциясе үткәрде. Акция Татарстан АССР оешуга 100 ел тулуга багышланган иде.
21 февраль – Халыкара туган телләр көне уңаеннан, Татар китапханәсе хезмәткәре Хафизова Г.Р. 7нче мәктәпнең 1-2 сыйныф укучылары белән “Иң татлы тел – туган тел” дигән әдәби сәгать үткәрде.
Татар китапханәсе 1нче урта мәктәпнең 6 сыйныф укучылары белән (укытучылары Ганиева А.С.)Җиңүнең 75 еллыгын каршылап, әдәби-музыкаль кичә үткәрделәр.
Татар китапханәсендә 1нче мәктәпнең 5нче сыйныф укучылары катнашында “Сугыш урлаган балачак” дигән батырлык сәгате узды. Чара «Көчле рухлылар: разведчиклар һәм партизаннар турында китаплар укыйбыз» акциясе кысаларында һәм Җиңүнең 75 еллыгын каршылап үткәрелде.