Татарская библиотека - филиал № 19

Новости

Елмаю боз эретә

9 июнь – Халыкара дуслар көнендә, Татар китапханәсендә “Кама Таңнары” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют балалары белән “Елмаю боз эретә” дигән игелек сәгате уздырылды. (Тәрбиячеләре Куликова М.В.)

Динем – ислам, милләтем – татар

Татар китапханәсендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышлап, “Динем – ислам, милләтем – татар” дигән тематик кичә үткәрелде. Кичәгә “Ядкарь” әдәби-иҗади клубына йөрүчеләр җыелды.

Бәйрәмнәрдә ямьнәр бар

Татар китапханәсе һәм 7 нче “Алтын балык” балалар бакчасы берлектә “Бәйрәмнәрдә ямьнәр бар” дигән фольклор кичәсе үткәрделәр. Чара Россия халыкларының мәдәни мирасы елы кысаларында уздырылды.

Хәтерлибез. Данлыйбыз. Горурланабыз

5 май көнне Татар китапханәсендә 7 мәктәпнең 4 сыйныф укучылары белән, Бөек җиңүнең 77 еллыгы уңаеннан, батырлык сәгате уздырылды. Чара «Балаларга Бөек Ватан сугышы турында укыйбыз» ХІІІ Халыкара акциясе кысаларында узды.

Китап яратучылар утравы

“Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы” кысаларында, 7 нче мәктәпнең 4 сыйныф укучылары белән “Китап яратучылар утравына” сәяхәт оештырылды.

Нәүрүз мөбарәк булсын!

Нәүрүз – бик борынгы төрки бәйрәм. Бу бәйрәмнең асылы-кеше белән табигать бердәмлегендә. Бәйрәм табигатькә кайгыртучан мөнәсәбәтне һәм аның белән гармониядә тормышны символлаштыра. Нәүрүз язгы көн белән төн тигезләшкән көнне билгеләп үтелә. Татар китапханәсе Нәүрүз бәйрәмендә интерактив уеннар белән катнашты.

Кырымның истәлекле урыннары

Татар китапханәсе хезмәткәре Хафизова Г.Р. 7 мәктәпнең 3-4 сыйныф укучылары белән Кырымның истәлекле урыннарына виртуаль сәяхәт оештырды.

Карлы кыш әкияте

Татар китапханәсендә 7 нче бакчаның өлкән төркеменә йөрүче сабыйлары белән әкияти сәяхәт үткәрелде. (Татар теле тәрбиячесе Нуриева В.Н.)

Балачак әдипләре

Татар китапханәсе хезмәткәре Хафизова Г.Р. 3 нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Заһидуллина Э.Г. белән берлектә, 7 “Б” сыйныф укучылары белән әдәби сәгать уздырды.

Нәрсә ул коррупция

Татар китапханәсендә 7 нче мәктәпнең 4 сыйныф укучылары белән Халыкара коррупция белән көрәш көненә багышланган мәгълүмати сәгать уздырылды. (Укытучылары Әминова Г.Ф.)

Көзге манзара

Татар китапханәсендә “Ядкар” әдәби-иҗади клубына йөрүчеләр, Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан, ял кичәсенә җыелды.

Исәнме, Китап!

Татар китапханәсендә 7 нче мәктәпнең 1 сыйныф укучылары белән китапханә дәресе уздырылды. (Укытучылары: Муллахмәтова Л.Т.)

Без террорга каршы!

Татар китапханәсе хезмәткәре Гөлназ Хафизова 7нче мәктәпнең 3нче, 4 нче сыйныф укучылары белән “Без террорга каршы!” дигән тематик сәгать үткәрде.

Әдәби сабантуе

27 августта, Арча үзәк стадионында, #әдәбимарафон, #авылымгүзәллеге, #сәламәтиртә марафоннары финалистлары катнашында, беренче тапкыр Әдәби Сабан туе узды. Әлеге чарада абруйлы язучы-шагыйрьләр, галимнәр, республиканың танылган артистлары катнашты. Әдәби Сабан туе Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы һәм Г.Тукайның 135 еллыгына багышланды. Төп оештыручысы - #әдәбимарафон проектының идея авторы һәм җитәкчесе, Татнетны үстерү фонды һәм Белем.ру компанияләре директорыГатауллин Раил Мәүлет улы.

Китап белән үткән балачак

Татар китапханәсендә 7 нче бакча балалары белән “Китап белән үткән балачак” дигән әдәби сәгать үткәрелде. Чара “Уч төбендә китап” Халыкара акциясе кысаларында узды.

Рәсәй флагы тарихы

Татар китапханәсендә “Кама Таңнары” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют балалары белән Рәсәй флагы көне уңаеннан танып белү сәгате үткәрелде.

Балалар өчен Сабантуй

Татар милли бәйрәме “Сабантуй” «Химик» ТИҮ территориясендә төрле яшьтәге балаларны: «Алтын балык» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, 3 нче мәктәпнең хезмәт һәм ял лагерына йөрүчеләр һәм йорт яны территорияләре балаларын җыйды.