Февраль аенда язучы Гөлчәчәк Галиеваның юбилее -90 еллыгы билгеләп үтелде. Китапханәдә язучының тормышы, иҗаты турында күргәзмә эшләде. Язучының үзәккә кеше язмышы,хисләре куелган һәр әсәрен китап укучылар бик бик яратып кабул итә. Әле хәзер дә популярлыгын югалтмаган “Тулгак” әсәре буенча китап укучылар конференциясе оештырылды.
Имәнлебаш китапханәсендә туган якны өйрәнү буенча эзлекле эш алып барыла . Республикабыз гербы кабул ителгән көнгә карата китапханәдә эшләп килүче “Татарстан – минем Ватаным” күргәзмәсе буенча балалар өчен “Ак барслы герб” дигән патриотик сәгать үткәрелде.
Имәнлебаш китапханәсендә шагыйрә Г. Зәйнәшеваның туган көненә карата әдәби-музыкаль кичә оештырылды: “Җырларыңда гомерең дәвамы”. Кичәгә “Илһам” хатын-кызлар клубы әгъзалары чакырылды. Бәйрәмебез шагыйрә иҗат иткән “ Очрашу” җыры белән башланып китте.
Имәнлебаш китапханәсендә балалар шагыйре Х. Халиковның тууына – 85 ел тулу уңаеннан күргәзмә оештырылды: “Канатлы дөнья». Язучының мавыктыргыч, юмор хисенә бай, тәрбияви шигырьләре, әкиятләре буенча тәрбия сәгате үткәрелде: “Яхшылык ит дустыңа”.
Китапханәдә З. Кадырованың иҗаты, тормыш юлы турында презентация әзерләнде. Шулай ук “ Бәхеткә юл кайдан?” дигән китап күргәзмәсе оештырылды.
Имәнлебаш мәдәният йортында район күләмендә “Каз өмәсе” йоласы үткәрелде
Күргәзмәдә драматургия, поэзия, проза әсәрләре урын алды.
Мәдәният хезмәткәрләре белән бергәлектә өлкәннәр көненә багышлап “ Өлкәннәргә миһербан һәм шәфкать” дип исемләнгән очрашу –кичә оештырылды.
Балалар бәйрәме
Күргәзмә
Экологик дәрес
Әдәби- музыкаль кичә
Әдәби-музыкаль кичә
Бәйрәм кичәсе
Әдәби кичә
Әдәби укулар
Шигърият сәгате
Сәламәтлек сәгате
Әдәби – музыкаль кичә
Әдәби – музыкаль кичә