Именлибашская сельская библиотека - филиал № 15

Новости

Әдәби сәяхәт: " Китаплы кич"

Китапханәдә балалар өчен “Китаплы кич” дигән әдәби сәяхәт оештырылды. Шул исемдә күргәзмә эшләде. Күргәзмәдә яңа китаплар: әкиятләр, кечкенә хикәяләр, шигырьләр, мәсәлләр, халык авыз иҗаты урын алды.

Уен - сәяхәт :"Сүз эчендә хикмәт бар"

Халыкара туган тел көненә карата Имәнлебаш китапханәсендә балалар өчен “ Сүз эчендә хикмәт бар” дип исемләнгән фольклор бәйрәме: уен – сәяхәт оештырылды.

Китапханәдә А. Әхмәтгалиеваның “ Таллыкүлдә былбыл бар” әсәре буенча китап укучылар конференциясе оештырылды.

Китапханәдә А. Әхмәтгалиеваның “ Таллыкүлдә былбыл бар” әсәре буенча китап укучылар конференциясе оештырылды. Укучылар өчен язучы иҗаты буенча “ Аклык һәм сафлык белән өретелгән иҗат” дигән күргәзмә эшләп килде. Китап укучылар язучының тормышы, иҗаты белән якыннан таныштылар.

25 октябрь көнне китапханәдә Комсомолның 100 еллыгына багышланган “Яшьлек горурлыгым – Комсомол” дип исемләнгән чара оештырылды .

Очрашуда яшьлекләре комсомолда узган буын кешеләре катнашты. Очрашуыбыз Комсомолның кыскача тарихын барлау, презентация карау белән башланды.

Литературный праздник “В гостях у дедушки Толстого”.

Ел башыннан балалар өчен Л. Н.Толстойга багышланган “ Лев Толстой – балаларга” дип исемләнгән күргәзмә эшли. Китапханәдә Толстойга багышланган әдәби укуларда балалар аның күп әсәрләре белән танышты. Шулай ук “ Толстой геройлары – безнең рәсемнәрдә”- рәсем бәйгесендә алар теләп катнаштылар.

Кичә «Зәй бизәкләре”

Имәнлебаш авыл мәдәният йортында «Зәй бизәкләре” фестиваленең сайлап алу туры үтте.