Верхне-Налимская сельская библиотека - филиал № 10

Новости

Балалар бакчасында

Балалар бакчасында шагыйрә Ә. Бикчәнтәева турында мәгълумат бирелде

Китап күргәзмәсе"Кеше күңеленә юл салып".

Югары Налим китапханәсендә китап сөючеләр якташыбыз Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге һәм РСФСРның М. Горький исемендәге премия иясе язучы Аяз Гыйләҗевның тууына 90 ел тулуга карата “Кеше күңеленә юл салып” күргәзмәсе белән таныштылар.

Әдәби- музыкаль кичә "Мәлем бизәкләре"

17 январьда мәдәният йортында мәдәният һәм китапханә хезмәткәрләре һәм үзешчәннәр көче белән “Мәлем бизәкләре” дигән әдәби- музыкаль кичә күрсәтелде

Гүзәл Галләмованың “Ялгыз көймә” повесте буенча укучылар конференциясе

Югары Налим китапханәсендә Гүзәл Галләмованың “Ялгыз көймә” повесте буенча укучылар конференциясе булды. Әсәрдә сугыштан соң булган ил вакыйгаларына бәйле рәвештә, халкыбызның тормыш – көнкүреше, заман әхлагы тасвирлана.

Олыласаң олыны- олыларлар үзеңне

Югары Налимда авыл җирлеге, мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре , мәктәп коллективы бергәләп өлкәннәр өчен “Олыласаң олыны- олыларлар үзеңне”дигән бәйрәм кичәсе оештырылды.

Очрашу кичәсе

Югары Налим китапханәсендә “Ахирәт” хатын- кызлар клубының чираттагы очрашуы булды.

Мәдәни көн

Югары Налим авылы китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары өчен Мәдәни көн үткәрелде.