Акция
Бөтенроссия Акция “Көчле рухлылар:разведчиклар һәм партизаннар турында китаплар укыйбыз”
Бөтенроссия Акция “Көчле рухлылар:разведчиклар һәм партизаннар турында китаплар укыйбыз”
6 майда Югары Налим китапханәсе “Балаларга сугыш турында укыйбыз”-акциясенә кушылды.
25 апрельдә Югары Налим китапханәсе каршында Зәй үзәк китапханәсе игълан иткән “Туган якның мәдәнияте һәм йолалары” дигән урам фестивале старт алды.
Югары Налим китапханәсе, Зәй үзәк китапханәсе игълан иткән “Синең сәламәтлегең- якыннарыңның бәхете”бәйгесе кысаларында, “Саулык иң зур байлык” дигән кичә оештырды.
Югары Налим китапханәсендә Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылып бетүенә 30 ел булуга багышланган тематик кичә үткәрелде.
Ленинград блокадасы өзелүгә 75 ел, фронтовик шагыйрь Ф. Кәримнең тууына 110 ел
ВЛКСМның 100 еллыгына карата мәгълумат сәгате
Югары Налим авыл җирлегендә 1 октябрь – халыкара өлкәннәр көнендә “Гомернең алтын көзе” дип исемләнгән бәйрәм кичәсе үткәрелде. Кичәгә лаеклы ялдагы барлык авылдашлар чакырылды.
Югары Налим авыл җирлегендә авыл җирлеге , мәктәп, мәдәният йорты һәм китапханә коллективы көче белән Бөек Җиңүгә багышланган бәйрәм тантанасы оешкан төстә үтте
Китапханә халыкара акциягә теләп кушылды. Бөек Ватан сугышы темасы “Укыгыз! Сугыш турында иң яхшы китаплар!” дигән китап күргәзмәсендә, укучыларның сугыш турында китапларга ясалган рәсем күргәзмәсендә яктыртылды. Күргәзмәдә, М. Җәлил, Н. Дәүли, З. Нури, Р. Мостафин, Ф. Кәрим, В. Катаев,Л. Кассиль,Е. Воробьев, А. Гайдар һ. б. язучыларның әсәрләре урын алды.
Очрашу кичәсенә гомер буе авылыбыз мәктәбендә укытып лаеклы ялга чыккан , зур ихтирамга лаеклы мәгариф ветераннары Россия Федерациясенең атказанган укытучысы Г. М. Сибгатуллина, Татарстанның атказанган Н. М. Шиһапова, Р. Р. Фәсхетдинова, Россиянең мәгариф отличнигы М. Н. Хәйруллиналар чакырылды.
- Тематик кичә авылдагы иң борынгы һәм зур- Талиповлар нәселенә багышланды.
Бөтенроссия акциясе кысаларында Югары Налим китапханәсендә “Туган телем- изге гөлем” кичәсе булды.
Февральдә шагыйрь, язучы һәм драматург Фәнис Яруллинга 80 яшь, ә шагыйрә Гөлшат Зәйнашевага 90 яшь тулган булыр иде. Ф. Яруллинның иҗатын аңлар өчен безгә чын биеклекләргә- Вөҗдан, Намус, Кешелеклелек биеклекләренә күтәрелергә кирәк. Шагыйрь авырлыклар каршында каушап калмыйча, аяусыз язмышның үз өстенә төшкән зур кыенлыкларына 50 елдан артык көрәшеп килгән көчле шәхес.
Мәктәп укучылары белән мәгълүмат сәгатендә сүз Сталинград сугышы турында барды.
Ничек яшисең, студент!?”
Балалар бакчасында шагыйрә Ә. Бикчәнтәева турында мәгълумат бирелде
Югары Налим китапханәсендә китап сөючеләр якташыбыз Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге һәм РСФСРның М. Горький исемендәге премия иясе язучы Аяз Гыйләҗевның тууына 90 ел тулуга карата “Кеше күңеленә юл салып” күргәзмәсе белән таныштылар.
17 январьда мәдәният йортында мәдәният һәм китапханә хезмәткәрләре һәм үзешчәннәр көче белән “Мәлем бизәкләре” дигән әдәби- музыкаль кичә күрсәтелде
Югары Налим китапханәсендә Гүзәл Галләмованың “Ялгыз көймә” повесте буенча укучылар конференциясе булды. Әсәрдә сугыштан соң булган ил вакыйгаларына бәйле рәвештә, халкыбызның тормыш – көнкүреше, заман әхлагы тасвирлана.