Зөләйха Гыйләҗева

Гыйләҗева Зөләйха Габделәхәт кызы, Минзәлә районы Сарсаз Тралы авылында туып үсә. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казан дәүләт мәдәният институтында (КГИК) югары белем ала. Туган ягына кайтып һөнәре буенча 13 ел Яңа Мәлкән авылы китапханәсендә эшләгәннән соң, Яңа Мәлкән авылы урта мәктәбенә химия һәм биология фәннәре укытучысы буларак эшкә килә. Бер үк вакытта Алабуга дәүләт педагогия институтында да укып, икенче югары белем ала.
Табигате белән һәрвакыт матурлыкка омтылучы, аны тудыручы һәм саклый белүче дә ул, шуңадырмы аның һөнәрләре дә - мәдәният хезмәткәре, укытучы - кешеләрне яктылыкка өндәү, балаларга белем биреп, матур киләчәккә чыгаруга багышланган. Нинди генә эшкә тотынса да, күңел биреп, яратып башкара һәм, әйтергә кирәк, нәтиҗәсе дә һәрвакыт үзен дә, кешеләрне дә сөендерерлек югары була. Табигатьне ярата, кешеләрне ярата, һәм үзенең уй-хисләрен шигъри юлларга салып, кешеләрне яктыга, матурлыкка чакыра.
Гомумән, сәнгатькә гашыйк кеше. Кайда гына эшләсә дә җыр-моңнан аерылмады. Район, республика күләмендә үткәрелә торган конкурсларда катнаша килде. Китапханәдә эшләгәндә 1986 нчы елда китапханәчеләр арасында үткәрелгән "Авыл китапханәчеләренең һөнәри осталыклары" дигән зональ конкурсында 1 нче урын алды һәм республика күләмендәге конкурста катнашып 3 урынны яулады (әлеге конкурс Казан телевидениесе аша да күрсәтелде) һәм ТАССР Мәдәният министрлыгының Почет Грамотасы белән бүләкләнде. 1987 елда ТАССР Мәдәният министрлыгы һәм мәдәният хезмәткәрләренең профсоюз комитетының (Обком комитета профсоюза) дипломына лаек булган/ Диплом "Библиотека отличной работы". Мәктәптә эшләгәндә дә үз эшенең остасы буларак һәрвакыт мактауларга лаек була. 2005 елда яшь буынны укыту һәм тәрбияләүдә ирешкән уңышлары өчен Татарстан республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау Грамотасы белән бүләкләнә
Бүгенге көндә дә мәдәният өлкәсендә үткәрелә торган конкурсларда һәр даим катнаша. Бөек Җиңүнең 76 еллыгына үткәрелгән район смотр конкурсында Автор-башкаручы номинациясендә 1 нче урын, шулай ук вокал-соло номинациясендә катнашып 1 урын (2021 ел) алды. "БАЛКЫШ/СИЯНИЕ" VI Республика фестивалендә (2020) катнашып, "Сольное пение" номинациясендә Лаурет исемен алды.
Һөнәри эшчәнлеге китапханәдән башлана, һәм бүген дә китаплардан аерылмый, 2018 елдан Татарча китап укучылар онлайн марафонында "Дөньякүләм әдәби марафон" проектында катнашып килә. Үзе яратып укыган китапларын онлайн дуслары белән дә уртаклаша.