Хакимова Хамисә

Мин, Хакимова Хамисә Мулланур кызы, 1951 нче елның 31 январендә Әтрәкле авылында туып үскән кыз. Сигезьеллык мәктәпне Тат.Мөшеге авылында, унъеллыкны Пучы мәктәбендә тәмамладым. 1971 нчеелда Алабуга культура-агарту училищесында укыдым. Кечкенәдән үк табигатьне яраттым. Китаплар укырга хәзердә бик яратам. Мәктәп елларында шигырьләремне «Яшь ленинчы» газетасына җибәргәли идем. Тормышка чыккач, Азнакай районы Чалпы авылында 6 ел авыл Мәдәният йортында эшләдем. Аннары Түбән Камага күчендек. Шәһәрдә төрле эшләрдә эшләдем. 1 кыз, 1 малай үстердек. Хәзерге вакытта шунда яшим.