Фәрит Миргалимов
Фәрит Миргалимов

“Актаныш таңнары” газетасы безнең Минзәлә районының Тауасты Байлар авылында яшәп иҗат итүче шагыйребез Фәрит Миргалимовны “Качкынның моңлы улы” дип атый һәм аңа түбәндәге юлларны багышлый:
– Институт тәмамлагач, – ди газета,– Тауасты Байлар авылы кырларында иген үстереп, гаилә бәхетен табып, гомерен хуҗалыкның баш җир докторы вазифасында үткәргән, Татарстанның атказанган агрономы дигән мактаулы дәрәҗәгә ирешкән. Райондашыбыз йөрәк назын кушып шигырьләр иҗат итә”.
“Минзәлә” мәгълүмат-мөхәррият үзәге Фәрит ага Миргалимовның шигырьләрен аерым китап итеп чыгарып тора, күптән түгел генә “Гөлләрем шиңмәсеннәр”дигән исеме астында аның җиденче китабы дөнья күрде. Чираттагы шигырьләренең берсен ул якташ шагыйрәбез Салисә Гәрәевага багышлап язган, шуны укучыларыбызга тәкъдим итәбез. Ә Фәрит аганың үзенә киләчәктә дә иҗади уңышлар теләп калабыз.