Центральная библиотека

Энже Усманова

Мин Минзәлә районы Бикбау авылында 1972 нче елның 9 нчы октябрендә туганмын. Башта минзәлә педагогия училищесын, ә инде соңрак Чаллы дәүләт педагогия институтының филология факультетын ( татар теле һәм әдәбияты) читтән торып тәмамладым. Хезмәт юлымның бик күп өлеше балалар белән бәйле. Институтта укыганда мөгаллимебез Ә.М.Шәрипов җитәкчелегендә беренче җитди шигырьләр һәм хикәяләр языла башлады. Ә аңа кадәр шаян шигырьләр, котлаулар яза идем. Иң беренче иҗат җимешем 3 нче сыйныфта укыганда " Яшь ленинчы" газетасында басылып чыккан иде.
Берара Минзәлә радиосы эшләгәндә авылдагы яңалыклар белән дә таныштырып барган идем эле, махсус хәбәрче булып. Чыгышларым хаман саклана, ничә ел үткән, искә тошереп, укып чыктым әле.
Җырларга килгәндә, алар әллә ни күп түгел. Иң беренче җырымның көен танылган композитор Илгиз абый Закиров язды. "Бикбавым" дип аталган әлеге җырымны И. Әхмәтов авылдашларыма җиткерде. Көен дә, сүзләрен дә үзем язган берничә җырым бар. Аларның берничәсен Түбән Кама шәһәренең "Ильһам" җыр төркеме солисткасы Айгөл Газетдинова башкара:
" Гомерләр уза икән", "Хәерле кич", "Туган нигез", "Бирешмимен җил яңгырга".
Улыбызның туе өчен махсус язган ике җырым бар. Берсен "Туй җыры"Илназ Хисмәтуллин, икенчесен "Сезнең бәхет- безнең бәхет бит ул" үзем җырладым.
Үзем өчен генә язылган "Кадерен белерсеңме","Син бул гына", "Минзәлә" җырларын тамашачылар алдында күптән җырлаган идем инде.
И.Хисмәтуллин тагын бер җырымны башкара "Әфганстан минем йөрәк ярам". Бу темага тагын бер яңа җыр туды "Сугыш амәнәте" дигән бу җыр әфган ветераны Рәхим Абдуллинга фестивальдә катнашу өчен махсус язылды. "Юллар,юллар нигә эндэшмисез" дигән җырның сүзләрен язуымны әфган ветераны Азат Әхмәтханов үзенең вафат булган хезмәттәше истәлегенә сорады. Ә көен иҗатташ дустым Рөстәм Әхмәтханов язды. Р.Әхмәтханов белән бергә язылган берничә җырыбыз бар:"Тормыш бураннары", "Рәхмәт сиңа, әй,гармунчы","Соң аңладык ялгышларны" дигән җырларны Р.Әхмәтханов, А.Әхмәтханова, Ф.Арзамасова башкара.
Җырчы композитор Ришат Шәйхетдинов ике шигыремә көй язды"Аюымда гына матур көзләр(башкара Ленар Минимуллин), "Яшәгез сез хәсрәт күрмичә"(Алия Мәрдәмшина җырлый). Әле тамашачыга чыкмаган һәм аранжировка ясалмаган җырлар да бар.
Шулай ук өченче җыентыгымны чыгарырга иде дигән максат белән яшим.
Минзәлә шәһәре гимназиясендә эшләгәндә укучыларның шигырьләреннән торган "Илһам чишмәм - белем бишегем" дигән җыентык чыгардык. Ә инде бүгенге көндә, "Тургай" балалар приютында "Яшь хәбәрчеләр" түгәрәген җитәклим. Монда да балалар иҗаты зур урын алып тора. Бергәләшеп айга бер тапкыр "Вестник" газетасы чыгарабыз. Балаларгың эшләре белән төрле конкурсларда катнашып, призлы урыннар яулыйбыз.