Центральная библиотека

"Балалар китабы атналыгы"

28 март көнне укучыларның каникул көннəрендə "Балалар китабы атналыгы" чараларын дəвам итеп, Югары Юшады авылы китапханəсендə "Əкиятлəр яратам" исемле китап күргəзмəсе оештырылды. Балалар үзлəре яраткан əкиятлəрне кычкырып укыдылар, сорауларга жаваплар бирделəр. Мəкаль-əйтемнəр əйтештек, табышмакларга жаваплар бирделəр, төрле уеннар уйнадылар. Очрашу бик күңелле узды.