"Балалар китабы атналыгы"
Укучыларнын язгы каникул көннәрендә "Балалар китабы атналыгы" чараларын дәвам итеп, Әтрәкле китапханәсендә "Тапкырлар турниры: "Кем иң зирәге?" исемле китап күргәзмәсе куелды. "Сто загадок", "Татар халык табышмаклары" китаплары, "Сабантуй", "Салават күпере" журналлары буенча табышмаклар әйтелде, җиңүчеләр билгеләнде, соңыннан хәрәкәтле уеннар уйналды.