"Тамыр җәйгән җирем"
5.11.2018 Гөлек авылы китапханәсендә клуб белән берлектә Салисә Гараева туган көненә багышланган "Тамыр җәйгән җирем" дигән әдәби - кичә уздырылды. Шагыйрьнең тормыш юлы белән таныштык. Туган як, табигать, әниләргә багышланган шигырьләрен укыдык, җырларын җырладык. "Йолдыз яңгыры яудыручы шагыйрә" стенд ясадык.