"Серебряная вода, бегущая вода" экоурок/ "Көмеш су, йөгерек су" экологик дәрес
Ежегодно, 22 марта, во многих странах мира отмечается Всемирный день водных ресурсов, или Всемирный день воды.
Приурочив к этой дате, Аюская сельская библиотека, 23 марта, в МБДОУ "Миләшкәй" провела увлекательный урок экологии под названием "Көмеш су, йөгерек су". Мероприятие было направлено на формирование у подрастающего поколения бережного отношения к водным ресурсам и понимания их значения.
В ходе урока библиотекарь прочитала детям стихотворение, которое позволило в доступной и образной форме донести до малышей всю важность сохранения водоемов и необходимости контроля при использовании воды. Дети с большим вниманием слушали, задавали вопросы, проявляя нескрываемую заинтересованность.
Чтобы закрепить полученные знания и сделать процесс обучения еще более наглядным и запоминающимся, детям было предложено творческое задание – раскрасить тематические рисунки. Это позволило юным участникам урока не только проявить свои художественные способности, но и визуально осмыслить полученную информацию, ассоциируя её с яркими образами.
-----
Ел саен 22 мартта дөньяның күп илләрендә Бөтендөнья Су ресурслары көне билгеләп үтелә.Бу көннең максаты-җәмәгатьчелек игътибарын су ресурсларының торышына, аларны саклауга һәм рациональ файдалануга бәйле проблемаларга җәлеп итү. Су-ул тереклек чыганагы, барлык экосистемаларның нигезе, һәм аңа карата сакчыл мөнәсәбәт һәр кеше өчен өстенлекле булырга тиеш.
Шушы датага багышлап, Аю авыл китапханәсе 23 март көнне "Миләшкәй" балалар бакчасында "Көмеш су, йөгерек су" дип исемләнгән экология дәресе үткәрде. Чара яшь буында су ресурсларына сакчыл караш булдыруга һәм аларның әһәмиятен аңлауга юнәлдерелгән иде.
Дәрес барышында китапханәче балаларга шигырь укыды, ул сулыкларны саклауның һәм су куллануны контрольдә тотуның мөһимлеген аңлаешлы һәм образлы рәвештә балаларга җиткерергә мөмкинлек бирде. Балалар зур игътибар белән тыңладылар, сораулар бирделәр.
Алынган белемнәрне ныгыту һәм уку процессын тагын да истә калырлык итү өчен, балаларга тематик рәсемнәрне буяу буенча иҗади бирем тәкъдим ителде. Бу дәрестә катнашучыларга үзләренең сәнгати сәләтләрен күрсәтү генә түгел, ә алынган мәгълүматны ачык образлар белән ассоциацияләп, визуаль яктан аңларга да мөмкинлек бирде.