«Землячеству нет границ»/«Якташлыкка чикләр юк»
21 марта-Всемирный день поэзии. В связи с этим в Новомелькенском сельском Доме культуры состоялся литературно-музыкальный вечер "Землячеству нет границ". В этот вечер были участниками наша землячка, поэтесса Галия Шакирова со своими друзьями-литературным творческим объединением"Ляйсан" и Инсаф Кашапов со своей новой книгой. Вела вечер наша односельчанка Галия Шакирова.
Гости представили свое творчество, прочитали стихи, подарили свои песни. На вечере Инсаф абый Кашапов поделился радостью выпуска своей книги с интересными рассказами и стихами. Многогранное творчество автора оставило незабываемые впечатления в сердцах наших друзей-книголюбов.
Праздничный вечер зрители приняли очень тепло. Встреча продолжалась около трех часов, зрители сидели, затаив дыхание, аплодировали.
Большое спасибо творческому объединению "Ляйсан", Инсафу Кашапову, Инзиле Галиуллиной, подарившим нам замечательные моменты праздника.
_____________________________
21 нче март - Бөтендөнья шигърият көне. Шул уңайдан, Яңа Мәлкән авыл мәдәния йортында "Якташлыкка чикләр юк" дип аталган әдәби-музыкаль кичә булды. Бу кичәдә якташыбыз, үзешчән шагыйрә Галия Шакирова үзенең иҗатташ дуслары-"Ләйсән " әдәби иҗат берләшмәсе һәм үзенең яңа китабы белән Инсаф абый Кашапов катнаштылар. Кичәне авылдашыбыз Галия Шакирова алып барды.
Кунаклар үзләренең иҗатлары белән таныштырдылар, шигырьләрен укыдылар, үзләренең җырларын бүләк иттеләр. Кичәбездә Инсаф абый Кашапов үзенең кызыклы хикәяләре-шигырьләрен эченә алган китабын чыгару шатлыгы белән уртаклашты. Авторның күпкырлы иҗаты китап сөюче дусларыбыз күңелендә онытылмаслык хисләр калдырды.
Бәйрәм кичәсен тамашачы бик җылы кабул итте. Очрашу өч сәгатькә якын барды, тамашачылар тын алмый карап, кул чабып утырдылар. Бу очрашуга килгән һәр кеше дә үзенә рухи азык алып кайтып китте.
Безгә искиткеч бәйрәм мизгелләре бүләк иткән "Ләйсән"иҗат берләшмәсенә, Инсаф абый Кашаповка, Инзилә Галиуллинага зур рәхмәтләребезне җиткерәбез.
Илһам чишмәгез саекмасын, иҗат ялкыныгыз сүрелмәсен, хөрмәтле каләм осталары!