Центральная библиотека

Бүген бездә кунакта...

 

Минзәлә үзәк китапханәсендә китап укучыларның яраткан язучысы, бик күп китаплар авторы, популяр язучы Зифа ханым Кадырова белән бик җылы дустанә очрашу булып узды. Аның әсәрләрендә кайнап торган тормыш үзе, йөрәкнең иң нечкә кыолларына кагыла торган кичерешләр, уйландыра, күңелне борчый, дулкынландыра торган вакыйгалар. Ул әдәбият дөньясына язгы ташкын кебек килеп керде. Һәркемгә таныш хис-тойгыларны гади тел белән үзәкләрне өзәрлек итеп тасвирлап, күңелләрне әсир итте.
Зифа ханым Кадырова китаплары районыбыз китапханәләрендә иң күп укыла торган китапларның берсе. Очрашуга аның иҗатын яратучылар, иҗатына чын күңелдән гашыйк китап укучылар җыелган иде. Кичәбез китапханәчеләр тарафыннан әзерләнгән кечкенә театраль этюдлар һәм тамашачы күңеленә үтеп керә торган моңлы җырлар белән үрелеп барды. Язучы үзенең тормыш юлы һәм әсәрләрендәге геройлар турында сөйләде, тамашачыларның сорауларына чын йөрәктән, нигезле, җылы итеп җаваплар бирде.

 

Шулай ук бу очрашуга Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, әдәбият тарихы музее һәм "Ләйсән" әдәби иҗат берләшмәсенең җитәкчесе, "Чаллы язучылары" библиографик күрсәткече серияләрен төзүче бик күп китаплар мөхәррире, Яр Чаллы үзәк китапханәчесе Роза ханым Хамидуллина да килде. Роза ханым китап сөюче дусларны үзенең тормыш юлы, иҗаты белән таныштырды. Бик матур, эчтәлекле шигырьләрен китап укучыларга җиткерде. Роза ханымда китап сөюче дусларның бик күп сорауларына чын күңелдән җавап бирде. Кичәбез дустанә мохиттә узды, барлык китап сөюче тамашачыларның күңелләрендә матур тәэсир калдырды.