Центральная библиотека

Громкие чтения "Голос Тукая: читаем вместе"/ "Тукай тавышы: бергә укыйбыз" кычкырып укулар

 

5 марта в Детской библиотеке имени Рашита Гарая состоялось очередное заседание клуба «Наследники Тукая». В этот раз встречу в формате громких чтений «Голос Тукая: читаем вместе» мы посвятили Всемирному дню чтения вслух.
Мы обсудили с ребятами историю этого праздника, напомнив, что книга оживает именно тогда, когда её голос звучит громко и искренне.
Центральным моментом встречи стало совместное чтение одного из самых глубоких и нежных произведений великого поэта — стихотворения «Молитва матери» («Ана догасы»).
Оно учит детей ценить безграничную любовь и заботу родителей, помогает прочувствовать красоту и мелодику родного языка, напоминает о том, как важно уметь слушать и слышать друг друга.
Ребята по очереди читали строки Тукая, стараясь передать всю теплоту и свет, заложенные автором. Такие минуты чтения вслух по-настоящему объединяют поколения и наполняют наши сердца добротой.
Благодарим всех юных участников клуба за душевную атмосферу!
---------------------------------------------
5 март көнне Рәшит Гәрәй исемендәге балалар китапханәсендә «Тукай варислары» клубының чираттагы утырышы булды. Бу юлы «Тукай тавышы: бергә укыйбыз» дигән кычкырып уку форматындагы очрашуны без Бөтендөнья кычкырып уку көненә багышладык.
Без балалар белән әлеге бәйрәм тарихы турында фикер алыштык.
Очрашуның төп мизгеле бөек шагыйрьнең иң тирән һәм назлы әсәрләренең берсе — «Ана догасы» шигырен бергәләп уку булды.
Ул балаларны әти-әниләренең чиксез мәхәббәтен һәм кайгыртуын бәяләргә өйрәтә, туган телнең матурлыгын тоярга ярдәм итә, бер-береңне тыңлый һәм ишетә белүнең мөһимлеген искә төшерә.
Балалар, автор салган барлык җылылыкны һәм яктылыкны күрсәттергә тырышып, чиратлашып Тукай юлларын укыдылар. Мондый кычкырып уку минутлары буыннарны чын-чынлап берләштерә һәм күңелләребезне игелек белән тутыра.
Барлык балаларга да катнашулары өчен рәхмәт белдерәбез!