Мастер-класс "Для самых любимых"/ "Иң яраткан кешеләр өчен" мастер-классы
4 марта сотрудники Детской библиотеки имени Рашита Гарая провели творческий мастер-класс «Для самых любимых», посвященный самому нежному празднику весны - Международному женскому дню, для учащихся 3 класса МБОУ "Гимназия". Под чутким руководством библиотекарей ребята создавали уникальные цветочные корзинки из бумаги.
Из обычных листов бумаги, клея и фантазии рождались настоящие весенние шедевры. Каждый выбрал свои любимые оттенки, чтобы букет получился особенным и неповторимым.
Красивые яркие корзинки уже отправились радовать мам, бабушек и близких людей. Мы уверены, что такие «неувядающие» цветы будут согревать сердца своим теплом очень долго!
Спасибо всем участникам за старание и море позитивных эмоций!
-------------------------------------------------------
4 март көнне Рәшит Гәрәй исемендәге балалар китапханәсе хезмәткәрләре язның иң назлы бәйрәме - Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган "Иң яраткан кешеләр өчен" иҗат мастер-классы үткәрделәр. "Гимназия"нең 3нче сыйныф укучылары чын мастер-флористларга әйләнделәр. Китапханәчеләр җитәкчелегендә балалар кәгазьдән уникаль чәчәк кәрзиннәре ясадылар.
Гадәти кәгазь, клей һәм фантазиядән чын язгы шедеврлар барлыкка килде. Букет үзенчәлекле булсын өчен, һәркем үзенең яраткан төсләрен сайлады.
Матур кәрзиннәр әниләрне, әбиләрне һәм якын кешеләрне сөендерергә киттеләр. Без мондый "шиңми торган" чәчәкләр йөрәкләрне бик озак җылытыр дип ышанабыз!
Барлык катнашучыларга тырышлыклары һәм яхшы кәефләре өчен рәхмәт!