«Деревенский писатель» /«Авыл язучысы»
3 марта каждый год отмечается Всемирный день писателя, который посвящен признанию вклада писателей и поэтов в развитие культуры и искусства. Примечательно, что писатели и их ремесло существует более двух тысяч лет, а вот их День в календаре появился лишь в 1986 году. Этот праздник является поводом вспомнить с добром и благодарностью великих авторов, которые создали для нас прекрасные произведения.
В честь этого дня 3 марта в Наратлы-Кичуской сельской библиотеке прошёл поэтический час. На ряду с профессиональными писателями и поэтами, в каждой деревне есть и скромные творческие личности, которые каждый раз удивляют нас своим творчеством.
Сегодня в гостях у библиотеки самая уважаемая учительница села, много лет проработавшая в школе, составитель книги по истории села Наратлы-кичу, преподаватель религии, поэтесса и, наконец, прекрасная женщина Дадина Венера Анваровна. Венеру апа можно назвать по-настоящему деревенской писательницей. В её стихах отражена сельская жизнь, красота природы, человеческие качества, любовь к родному краю. Венера апа не оставляет в стороне самые актуальные темы. Мы с любовью и восхищением читаем её стихи. Её стихи печатаются в районной газете, различных журналах и удостоены различных грамот и дипломов высшей степени. В этом году в честь 140-летия со дня рождения великого писателя Габдуллы Тукая Венера апа презентовала читателям свое стихотворение «Тукаю». Мы желаем ей здоровья, счастья и долгих лет жизни.
——————————————
3 мартта һәр елны Бөтендөнья язучылар көне билгеләп үтелә, ул язучыларның һәм шагыйрьләрнең мәдәният һәм сәнгать үсешенә керткән өлешләрен тануга багышлана. Шунысы игътибарга лаек, язучылар һәм аларның һөнәрләре ике мең елдан артык яши, ә менә аларның көне календарьда бары тик 1986 елда гына барлыкка килгән. Бу бәйрәм безнең өчен искиткеч әсәрләр иҗат иткән бөек авторларны игелек һәм рәхмәт хисләре белән искә алу өчен сәбәп булып тора.
Бу көн уңаеннан 3 март көнне Наратлы- Кичү авыл китапханәсендә шигъри сәгать үткәрелде. Профессиональ язучылар һәм шагыйрьләр рәтендә, һәр авылда үз иҗаты белән гаҗәпләндерүче, тыйнак иҗади шәхесләр дә бар.
Бүген китапханәдә кунакта авылның иң хөрмәтле, күп еллар мәктәптә эшләгән укытучы, Наратлы-Кичу авылының тарихын төзеп, китап итеп чыгаручы, дин дәресләрен өйрәтүче, шагыйрә һәм ниһаять гүзәл ханым Дадина Венера Әнвәр кызы. Венера апаны чын мәгънәсендә авыл язучысы диясе килә. Аның шигырьләрендә авыл тормышы, табигатьнең матурлыгы, кеше сыйфатлары, туган якка мәхәббәт чагыла. Көн кадагына кагылган темаларны да читтә калдырмый Венера апа. Аның шигыйрьләрен бик яратып, сокланып укыйбыз. Югары дәрәҗә өстәп Венера апаның шигырьләре район газетасында, төрле журналларда бастырылып килә. Быел бөек язучыбыз Габдулла Тукайның тууына 140 ел уңаеннан Венера апа «Тукайга» дигән шигырен китап укучыларга тәкъдим итте. Иҗат чишмәләрегез саекмасын!