«Разговариваю на родном языке» / «Туган телдә сөйләшәм»
Ежегодно, 21 февраля, отмечается Международный день родного языка. Каждый народ — это неповторимая культура, история, традиции, образ жизни и, конечно же, язык. Трудно переоценить значение языка, на котором каждый из нас в далеком детстве открыл для себя мир.
В преддверии этого праздника в Наратлы-Кичуской сельской библиотеке прошёл поэтический вечер «Туган телдә сөйләшәм». Участниками поэтического вечера стали члены литературного клуба «Әдәби хәзинә». Библиотекарь рассказала о празднике, о нашем татарском - родном языке. Участники читали стихи известных поэтов о родном языке, пословицы, крылатые выражения, обменялись своими мнениями о родном языке. В рамках проекта, посвящённый к 140-летию Великого татарского поэта Габдуллы Тукая и 120-летию героя-поэта Мусы Джалиля участники прочитали их стихотворения. Библиотекарь провела обзор выставки познакомила с материалами о поэтах Габдулла Тукай и Муса Джалиль. В конце мероприятия спели известную песню Г. Тукая «Туган тел».
————————————
Ел саен 21 февральдә Халыкара туган тел көне билгеләп үтелә. Һәр халык - кабатланмас мәдәният, тарих, гореф-гадәтләр, яшәү рәвеше ул. Һәм, әлбәттә, тел. Безнең һәрберебез балачакта дөньяны ачкан телнең әһәмиятен бәяләп бетергесез.
Бу бәйрәм алдыннан Наратлы-Кичү авыл китапханәсендә «Туган телдә сөйләшәм»дигән шигъри кичә үткәрелде. Шигъри кичәдә «Әдәби хәзинә» клубы әгъзалары катнашты. Китапханәче бәйрәмнең тарихы, татар теле турында сөйләде. Катнашучылар танылган шагыйрьләрнең туган тел турында шигырьләрен, мәкальләрен, канатлы әйтемнәрен укыдылар, туган тел турында үзара фикер алыштылар. Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 140 еллыгына һәм герой-шагыйрь Муса Җәлилнең 120 еллыгына багышланган проект кысаларында катнашучылар аларның шигырьләрен дә укыдылар. Китапханәче күргәзмәгә күзәтү ясады шагыйрьләр Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил турындагы материаллар белән таныштырды. Чара ахырында Г. Тукайның мәшһүр «Туган тел» җырын җырладылар.