85 лет мудрости и труда: поздравляем Хуршиду Аглиулловну!
Библиотекарь Усаевской сельской библиотеки Гараева Н. Г. поздравила ветерана труда Хаертдинову Хуршиду Аглиулловну с 85 - летним юбилеем.
Родилась Хуршида Аглиулловна в деревне Бикбулова 17 февраля 1941 года, и в этот год началась Великая Отечественная война. С первых дней войны её отец ушел на войну и не вернулся, а мать осталась с тремя детьми. Как и все дети трудного времени, Хуршида с малых лет трудилась, помогала по хозяйству матери и колхозу. В школе училась хорошо, но продолжить образование не удалось — пришлось начинать работать.18 летнюю Хуршиду направили заведующей клубом в деревню Усаево. Молодая, общительная девушка быстро нашла общий язык с местными жителями и начала организовывать интересные встречи, мероприятия, концерты и агитбригады, также совместные смотр-концерты. Односельчане полюбили трудолюбивую девушку и всегда готовы были помочь ей. Позже Хуршида вышла замуж, и вместе с мужем они воспитали троих детей. Жили они дружно со свекровью и свекром, поддерживая крепкие семейные узы. Благодаря своей старательности и послушанию, Хуршиде предлагали и работу библиотекаря. Она успешно справлялась и с работой клуба, и работой библиотеки.
У неё имеется множество благодарственных писем и почётных грамот, за высокие достижения в работе и общественной деятельности Хуршида Аглиулловна занесена в Книгу Почета райкома КПСС, ветеран труда.
Хуршида апа самый активный читатель, участвует во всех мероприятиях, у неё хорошая память, сама сочиняет стихи.
Хуршиде Аглиулловне желаем здоровья, долгих лет жизни!
———————
Хезмәт ветераны Хәертдинова Хөршидә Әһлиулла кызына 85 яшь.
1941 елның 17 февралендә Бикбау авылында өченче бала булып дөньяга килә, шул елның июнь аенда Бөек Ватан сугышы башлана. Сугышның беренче көннәреннән үк әтисе сугышка китә, өч бала зарыгып көтсә дә, әтисенә кире әйләнеп кайтырга насыйп булмый, 1943 нче елда аның үлү хәбәре килә. Ятимлектә, ачлык- ялангачлыкта, әти дип әйтергә тилмереп үтә аның балачагы. Мәктәптә бик яхшы укый, җырга- биюгә сәләтле була Хөршидә. 1959 нчы елда Бикбау мәктәбен тәмамлагач, укуын дәвам итәргә дә мөмкинлек булмый — эшләп өс-башын юнәтергә, әнисенә ярдәм итәргә уйлый. Хөршидәне Усай авылына клуб мөдире итеп эшкә җибәрәләр. Ачык йөзле, аралашучан яшь кыз тиз арада авыл халкы белән уртак тел таба һәм кызыклы чаралар, концертлар оештыра, агитбригадада теләп катнаша, яшьләр белән бергәләп концерт-тамашалар уздыра башлый. Авылдашлары тырыш кызны яраталар һәм һәрвакыт ярдәм итәргә әзер булалар. Дүрт ел эшләгәннән соң, авылның оста гармунчы егете Хәертдинов Фәриткә кияүгә чыга, өч бала үстерәләр. Кайнана һәм кайната белән гаилә кыйммәтләрен хаклап, нәсел җепләрен саклап бик озак дус- тату яшиләр. Үзенең тырышлыгын һәм сүз тыңлаучанлыгын күреп, Хөршидәгә китапханә эшен тәкъдим итәләр. Клуб белән бергә китапханә эшен дә җиренә җиткереп башкара Хөршидә. Аның эштәге югары нәтиҗәләре һәм җәмәгать эшчәнлегендәге казанышлары өчен Хөршидә Әһлиулла кызын райкомның Почет Китабына кертәләр, фотосы районның Почет Тактасына куела. Күп рәхмәт хатлары һәм мактау грамоталары белән бүләкләнә.
Хөршидә апа бүген балалары, оныклары янәшәсендә кадерле әни, кадерле дәү әби булып яши, актив тормыш рәвеше алып бара. Китапханәнең иң актив китап укучысы. Берсеннән- берсе матур шигырьләр иҗат итә, үзенең шигырьләрен яттан сөйли. Хөршидә апа барыбыз өчен дә үрнәк! Гомер бәйрәме белән тәбрикләп аңа ныклы сәламәтлек, якыннарының кадер хөрмәтендә тагын бик күп еллар яшәвен телибез!