Круглый стол “Деревня живет" /“Авыл яши проекты"
30 января в Аюской сельской библиотеке прошел круглый стол по проблемам садоводства по проекту “Деревня живет". В зимние месяцы деревья в саду могут быть повреждены кроликами.
На случай, если не успели заготовить с осени, в феврале можно заготавливать черенки. Для этого можно использовать однолетние ветки надежного сорта дерева. Черенки можно хранить в саду, под снегом. Также обменялись практикой прививок деревьев.
---------------
30 январь көнне Аю авыл китапханәсендә “Авыл яши" проекты буенча бакчачы мәшәкатьләре буенча түгәрәк өстәл узды. Кыш айларында бакчадагы агачларга куяннар зыян салырга мөмкин. Кар биек булса, бакчага көрт астында калган коймалар аша җиңел үтәләр. Алар аеруча яшь ботакларны, штамб тирәли кайрыны яратып кимерә. Агачларны саклар өчен агач төпләренә кар өеп барьер ясарга кирәклеген билгеләп үттек.
Көздән әзерләп өлгермәгән очракта, февральдә чыбыкчалар (черенки) әзерләү турында сөйләштек. Моның өчен ышанычлы агач сортыннан бер еллык ботакларны кулланырга була. Чыбыкчаларны бакчада, кар астында сакларга мөмкин.