"900 долгих дней и ночей"
27 января – особая дата в истории нашей страны. В этот день 1944 года была прорвана блокада Ленинграда, продолжавшаяся 900 долгих дней и ночей. В Верхнеюшадинской сельской библиотеке прошёл час истории «900 долгих дней и ночей». В ходе мероприятия вспоминались события, участники знакомили с суровыми условиями жизни блокадного города по отрывкам из записей очевидцев, как военнослужащих, так и обычных граждан: о том периоде времени, людях и судьбах, а также о суточной норме хлеба на человека. Узнали о Дороге жизни – единственной дороге, соединяющей город со страной; о ленинградских детях, которые во всем старались помогать взрослым: ухаживали за ранеными в госпиталях, расчищали улицы города, работали на заводах и фабриках. Участники мероприятия также познакомились с выставкой «Непокорённый Ленинград», оформленной в библиотеке ко Дню снятия блокады.
----------------------------------
27 гыйнвар – илебез тарихында үзенчәлекле дата. 1944 елның бу көнендә 900 көн һәм төн дәвам иткән Ленинград блокадасы өзелә. Югары Юшады авыл китапханәсендә «900 озын көн һәм төн»тарих сәгате булып узды. Чара барышында катнашучылар блокададагы шәһәрнең кырыс яшәү шартлары белән шаһитларның, хәрбиләрнең һәм гади гражданнарның язмаларыннан өзекләр аша таныштылар. Шәһәрне ил белән тоташтыручы бердәнбер юл – тормыш юлы турында, өлкәннәргә һәрнәрсәдә ярдәм итәргә тырышкан Ленинград балалары турында белделәр: госпитальләрдә яралыларны карадылар, шәһәр урамнарын чистарттылар, завод-фабрикаларда эшләделәр. Чарада катнашучылар шулай ук блокаданы бетерү көненә китапханәдә оештырылган «Непокоренный Ленинград» күргәзмәсе белән таныштылар.