«Открываем прошлое вместе» краеведческая экскурсия в рамках недели «Музей и дети»/ «Үткәннәрне бергә ачабыз» — «Музей һәм балалар» атналыгы кысаларында туган якны өйрәнү экскурсиясе
В рамках республиканской недели «Музей и дети» сельская библиотека совхоза имени Воровского провела краеведческую экскурсию в музей родного края. Цель экскурсии: формирование у подрастающего поколения интереса к истории малой родины, сохранение культурного наследия и воспитание чувства патриотизма через знакомство с бытом и традициями предков. Библиотекарь рассказала о том, что история большого государства начинается с истории маленького села, и каждый предмет здесь — это живой свидетель прошлого. Были продемонстрированы: старинная утварь, одежда и орудия труда, библиотекарь сопровождала показ рассказами о том, как жили и трудились люди в прежние времена. Особое внимание было уделено истории совхоза имени Воровского, трудовым подвигам односельчан, а также тому, как строился и развивался посёлок. Неделя «Музей и дети» помогла юным жителям почувствовать гордость за свою малую родину и осознать важность сохранения истории.
------------------------------
«Музей һәм балалар» республика атналыгы кысаларында Воровский исемендәге совхозның авыл китапханәсе туган як музеена туган якны өйрәнү экскурсиясе үткәрде. Экскурсиянең максаты: бабаларыбызның көнкүреше һәм традицияләре белән таныштыру аша үсеп килүче буында туган ягыбыз тарихына кызыксыну уяту, мәдәни мирасны саклау һәм патриотик тәрбия бирү. Китапханәче зур дәүләт тарихының кечкенә авыл тарихыннан башлануы һәм биредәге һәр предметның үткәннәрнең җанлы шаһиты булуы турында сөйләде. Экскурсия барышында борынгы савыт-сабалар, киемнәр һәм эш кораллары күрсәтелде; китапханәче борынгы заманнарда кешеләрнең ничек яшәве һәм хезмәт итүе турындагы хикәяләр белән таныштырып барды. Воровский исемендәге совхоз тарихына, авылдашларыбызның хезмәт батырлыкларына, шулай ук поселокның ничек төзелүенә һәм үсүенә аерым игътибар бирелде. «Музей һәм балалар» атналыгы яшь буынга үз туган яклары белән горурлану хисен тоярга һәм тарихны саклауның мөһимлеген аңларга ярдәм итте.