«Новогоднее чудо» праздничная программа/«Яңа ел могҗизасы» бәйрәм программасы
31 декабря Сельская библиотека совхоза имени Воровского совместно с детским садом и работниками сельского поселения провели новогоднюю программу для жителей посёлка. Праздник объединил людей всех поколений: от самых маленьких сельчан до ветеранов, подарив каждому частичку сказки и веру в чудеса. Библиотекарь в образе Деда Мороза и Снегурочка — вели зрителей через череду приключений. Не обошлось и без проказ лесных жителей: Баба Яга и Кикимора пытались «навести свои порядки», но, благодаря активности и доброте зрителей, в итоге присоединились к общему веселью. Мероприятие помогло укрепить добрососедские связи, подарило жителям возможность отдохнуть от повседневных забот и встретить праздник в теплой, дружеской обстановке.
-----
31 декабрьдә Воровский исемендәге совхозның авыл китапханәсе, балалар бакчасы һәм авыл җирлеге хезмәткәрләре белән берлектә, авыл халкы өчен Яңа ел программасы уздырды. Бәйрәм барлык буын кешеләрен — иң кечкенә авылдашларыбыздан башлап ветераннарга кадәр берләштерде, һәркемгә әкиятнең бер өлешен һәм могҗизаларга ышаныч бүләк итте. Кыш бабай образындагы китапханәче һәм Кар кызы тамашачыларны төрле маҗаралар аша алып бардылар. Урман җан ияләре дә үзләрен озак көттермәде: Убырлы карчык белән Кикимора бәйрәмдә «үз тәртипләрен» урнаштырырга тырыштылар, әмма тамашачыларның активлыгы һәм игелеклелеге ярдәмендә, ахырда алар да гомуми күңел ачуга кушылдылар. Әлеге чара күршелек мөнәсәбәтләрен ныгытырга ярдәм итте, авыл халкына көндәлек мәшәкатьләрдән ял итәргә һәм бәйрәмне җылы, дуслык атмосферасында каршы алырга мөмкинлек бирде.