Центральная библиотека

Я лучшей доли не искал... " литературный час к 145-летию со дня рождения русского поэта А. Блока/ "Мин яхшырак язмыш эзләмәдем..." Рус шагыйре А. Блокның тууына 145 ел тулуга багышланган әдәби сәгать.

 

27 ноября сельская библиотека совхоза имени Воровского провела литературный час, посвященный 145-летию со дня рождения великого русского поэта Серебряного века – Александра Александровича Блока. Библиотекарь открыла встречу рассказом о непростой и удивительной судьбе поэта. Участники прошли по ключевым вехам его биографии. Центральной частью литературного часа стало, конечно же, чтение стихов. Каждое стихотворение сопровождалось кратким анализом, раскрывающим глубину образов, символов и философских размышлений, которыми Блок насыщал свою лирику. Участники активно включались в обсуждение, предлагая свои интерпретации и делясь личными впечатлениями.
----
27 ноябрьдә Воровский исемендәге совхозның авыл китапханәсе Көмеш гасырның бөек рус шагыйре Александр Александрович Блокның тууына 145 ел тулуга багышланган әдәби сәгать уздырды. Китапханәче очрашуны шагыйрьнең катлаулы һәм гаҗәеп язмышы турындагы хикәя белән ачты. Катнашучылар аның тормыш юлының төп чорларын барлап үттеләр. Әлбәттә инде, әдәби сәгатьнең үзәк өлеше шигырьләр уку булды. Һәрбер шигырь Блокның лирикасын тулыландырган образларның, символларның һәм фәлсәфи фикерләрнең тирәнлеген ачып бирүче кыскача анализ белән озатылды. Катнашучылар, үз интерпретацияләрен тәкъдим итеп һәм шәхси тәэсирләре белән уртаклашып, фикер алышуга актив кушылдылар.