Мастер-класс "Единственной маме на свете"/ "Бердәнбер әнигә" мастер-классы
В преддверии одного из самых теплых и душевных праздников — Дня матери — Детская библиотека имени Рашита Гарая провела чудесный мастер-класс «Единственной маме на свете»!
Нашими гостями стали талантливые ребята из 5А класса МБОУ "СОШ №2". Мероприятие началось с увлекательного путешествия в историю праздника: дети узнали о том, как зародился День матери и какие традиции существуют в разных странах.
А затем наступило время волшебства! С большим вдохновением и любовью школьники приступили к созданию уникальных подарков — нежных цветочных корзинок из бумаги. Каждый лепесток, каждая деталь были наполнены искренней заботой и благодарностью к своим самым дорогим и любимым мамам! 
Благодарим всех участников за прекрасную атмосферу и творчество! И, конечно, поздравляем всех мам с наступающим праздником! 
------------------------------------------
Иң җылы һәм күңелгә ятышлы бәйрәмнәрнең берсе — Әниләр көне алдыннан Рәшит Гәрәй исемендәге балалар китапханәсе «Бердәнбер әнигә» дигән мастер — класс үткәрде!
Безнең кунаклар булып МББУ "2 нче урта мәктәп"нең 5А сыйныфы укучылары катнашты. Чара бәйрәм тарихына мавыктыргыч сәяхәт белән башланып китте: балалар Әниләр көненең ничек барлыкка килүе һәм төрле илләрдә нинди традицияләр яшәве турында белделәр.
Аннары тылсым вакыты җитте! Укучылар зур илһам һәм ярату белән уникаль бүләкләр — кәгазьдән нәфис чәчәк кәрзиннәре ясадылар. Һәрбер таҗ, һәрбер деталь үзләренең иң кадерле һәм яраткан әниләренә ихлас кайгырту һәм рәхмәт хисләре белән тулы иде! 
Барлык катнашучыларга матур атмосфера һәм иҗат өчен рәхмәт белдерәбез! Һәм, әлбәттә, барлык әниләрне якынлашып килүче бәйрәм белән котлыйбыз! 