Центральная библиотека

Мастер-класс "Единственной маме на свете"/ "Бердәнбер әнигә" мастер-классы.

 

Среди многочисленных праздников в нашей стране День матери занимает особое место. Мама — самый важный, дорогой и близкий человек для каждого из нас, тот, кто сопровождает нас с самого рождения и на протяжении всей жизни.

 

В преддверии этого замечательного и светлого праздника сотрудники Детской библиотеки имени Рашита Гарая провели для учащихся 4 «А» класса МБОУ «СОШ №1» душевный мастер-класс под названием «Единственной маме на свете».

 

Мероприятие началось с познавательной беседы. Библиотекарь рассказала ребятам об истории возникновения праздника в России и о том, как он отмечается в других странах, познакомила с его традициями и интересными фактами.
Юные участники не только узнали много нового, но и посоревновались в умении говорить мамам самые теплые и искренние комплименты.
Кульминацией встречи стало творческое занятие. С большим воодушевлением школьники участвовали в создании своих творческих композиций — корзинки цветов. Дети вложили в свои работы не только мастерство и терпение, но и талант, фантазию и, конечно же, самую большую любовь к самому родному человеку — маме!

 

Благодарим ребят за активное участие и желаем всем мамам здоровья, счастья и тепла!
‐---------------------------------
Безнең илдә күпсанлы бәйрәмнәр арасында Әниләр көне аерым урын алып тора. Әни — безнең һәрберебез өчен иң кадерле, иң якын кеше.
Әлеге матур һәм якты бәйрәм алдыннан Рәшит Гәрәй исемендәге балалар китапханәсе хезмәткәрләре 1нче урта мәктәпнең 4А сыйныфы укучылары өчен «Бердәнбер әнигә» дип исемләнгән мастер-класс үткәрделәр.
Чара танып белү әңгәмәсеннән башланды. Китапханәче балаларга Россиядә бәйрәмнең барлыкка килү тарихы һәм аның башка илләрдә ничек билгеләп үтелүе турында сөйләде, аның традицияләре һәм кызыклы фактлары белән таныштырды.
Яшь катнашучылар күп яңа нәрсәләр белеп кенә калмадылар, әниләренә иң җылы һәм ихлас комплиментлар әйтә белүдә дә ярыштылар.
Очрашуның кульминациясе иҗади дәрес булды. Балалар үзләренең иҗади композицияләрен — чәчәк кәрзиннәрен булдыруда зур дәртләнү белән катнаштылар.
Балалар үз эшләрен осталык һәм сабырлык белән генә түгел, талант, фантазия һәм иң якын кешесенә — әнигә булган иң зур мәхәббәт белән дә ясадылар!
Балаларга актив катнашулары өчен рәхмәт белдерәбез һәм барлык әниләргә сәламәтлек, бәхет һәм җылылык телибез!