"Хлеб - символ жизни" / "Икмәк-тормыш символы"
19 ноября в Коноваловском детском саду прошло увлекательное мероприятие, посвященное теме хлеба, в рамках проекта "Деревня живёт". Библиотекарь провела литературную игру, которая открыла перед детьми удивительный мир хлеба. Сначала дети отгадывали загадки о хлебе и его происхождении, прослушали пословицы. Затем библиотекарь рассказала о том, как растет хлеб, начиная с пшеничных полей, где колосится зерно. Она показала рисунки и фотографии, чтобы визуально представить процесс — от посева до сбора урожая. Дети узнали, как зерно превращается в муку и как это влияет на качество и вкус конечного продукта. После этого дети участвовали в интерактивной части: они выбирали из рисунков продукты, которые готовятся из муки. Это были каши, пироги, хлеб, макароны и многое другое. В завершение мероприятия библиотекарь отметила, что хлеб — это не просто еда, но и символ жизни, уюта и заботы, который объединяет людей. Дети ушли с новыми знаниями и пониманием значимости хлеба в жизни каждого человека. Такое мероприятие способствует развитию интереса у детей к литературе, культуре и традициям их родной деревни, укрепляет связь между поколениями и пробуждает уважение к важным сельскохозяйственным продуктам.
________________
19 ноябрь көнне Коноваловка балалар бакчасында "Авыл яши" проекты кысаларында икмәк темасына багышланган мавыктыргыч чара узды. Китапханәче балалар алдында икмәк дөньясын ачкан әдәби уен уздырды. Башта балалар икмәк һәм аның килеп чыгышы турындагы табышмакларны чиштеләр, мәкальләрне тыңладылар. Аннары китапханәче бодай басуларыннан башлап игеннең ничек үсүе турында сөйләде. Ул чәчүдән алып уңыш җыюга кадәр процессны визуаль рәвештә күз алдына китерү өчен рәсемнәр һәм фотосурәтләр күрсәтте. Балалар ашлыкның онга ничек әверелүен һәм моның ахыргы продуктның сыйфатына һәм тәменә ничек йогынты ясавын белделәр. Шуннан соң балалар интерактив өлештә катнаштылар: алар рәсемнәрдән оннан әзерләнгән ризыкларны сайлап алдылар. Болар - ботка, бәлеш, ипи, макарон һәм башка бик күп нәрсәләр иде. Чара азагында китапханәче икмәкнең ризык кына түгел, ә кешеләрне берләштерә торган тормыш, уңайлылык һәм кайгырту символы булуын билгеләп үтте. Мондый чара балаларда туган авылларының әдәбиятына, мәдәниятенә һәм гореф-гадәтләренә кызыксыну уята, буыннар арасындагы элемтәне ныгыта һәм мөһим авыл хуҗалыгы продуктларына хөрмәт уята.