"Творчество Магсума Насибуллина" - круглый стол / "Мәгъсүм Насыйбуллин иҗаты" - түгәрәк өстәл.
Сегодня в Подгорнобайларской сельской библиотеке состоялся круглый стол «Хаклыкны яклаучы әдип», приуроченный к 100-летию со дня рождения татарского писателя Магсума Назиповича Насыбуллина. Читатели познакомились с творчеством и произведениями поэта. М. Насыбуллин, юрист по профессии, автор детективов. Его произведения отличаются драматизмом событий и остротой конфликта. В них поднят рад важных правовых и нравственных проблем, показана роль следователя в борьбе за человека, его честь и достоинство.
———-
Бүген Тауасты Байлар авыл китапханәсендә татар язучысы Мәгъсүм Нәҗип улы Насыйбуллинның тууына 100 ел тулуга багышланган "Хаклык яклаучы әдип" дип исемләнгән түгәрәк өстәл булып узды. Китап укучылар шагыйрьнең иҗаты һәм әсәрләре белән якыннанрак таныштылар. М. Насыйбуллин, һөнәре буенча юрист, бик күп детективлар авторы. Аның әсәрләре вакыйгаларның драматизмы һәм конфликтның кискенлеге белән аерылып тора. Аларда мөһим хокукый һәм әхлакый проблемалар күтәрелә, кеше өчен көрәштә тикшерүченең роле, аның намусы һәм абруе күрсәтелә. Китап укучылар язучының иҗатына югары бәя биреп, бик күп китапларын укырга алдылар.