"Творчество Гарифа Ахунова" / " Гариф Ахунов иҗаты".
В Подгорнобайларской сельской библиотеке прошел литературный час, посвященный 100 — летию со дня рождения народному писателю Республики Татарстан Гарифу Ахунову «Идел җырчысы». В библиотеке оформлена выставка, где представлены книги и материалы о жизни и творчестве писателя, книги Гарифа Ахунова, его дочери Наили Ахуновой. На мероприятии читатели познакомились с жизнью и творчеством писателя, узнали что Г. Ахунов известен не только как прозаик, но и как журналист, публицист, литературный критик, переводчик, автор драматических произведений.
———
Тауасты Байлар авыл китапханәсендә Татарстан Республикасының халык язучысы Гариф Ахуновның тууына 100 ел тулуга багышланган "Идел җырчысы" дип исемләнгән әдәби сәгать булып узды. Китапханәдә язучы Гариф Ахунов, аның кызы Наилә Ахунованың тормышы һәм иҗаты турында китаплар һәм материаллар тәкъдим ителгән күргәзмә эшләде. Чарада китап укучылар язучының тормышы һәм иҗаты белән таныштылар, Г.Ахуновның прозаик буларак кына түгел, ә журналист, публицист, әдәби тәнкыйтьче, тәрҗемәче, драма әсәрләре авторы буларак та билгеле булуын белделәр. Китап укучылар язуының иҗаты белән кызыксынып, бик күп китапларын укырга алдылар.