"Открытый микрофон" - праздник творчества и вдохновения в Мензелинске!/ "Ачык микрофон" - Минзәләдә иҗат һәм илһам бәйрәме!
10 сентября МБУК "Межпоселенческая центральная библиотека" Мензелинского муниципального района РТ подарила городу яркий и незабываемый Фестиваль "Открытый микрофон"! Этот праздник стал настоящим открытием талантов!
Юные дарования сияли на сцене, представляя свои номера в разных жанрах: стихи, танцы, песни и музыкальные композиции покорили сердца зрителей!
Особым гостем фестиваля стала тренер-преподаватель по спортивной аэробике Светлана Андреевна Шарипова, открывшая блок "Танец"! Светлана Андреевна поделилась своей мудростью и опытом, подчеркнув важность развития спортивного потенциала молодежи. Ее слова вдохновили ребят стремиться к новым вершинам и верить в свои силы!
А настоящим украшением фестиваля стало выступление воспитанников отделения спортивной аэробики СШ "Юбилейный" под руководством Светланы Андреевны Шариповой и Лилии Индусовны Яруллиной! Они подарили зрителям яркую и запоминающуюся спортивно-танцевальную композицию "Татарстан", покорив всех своим мастерством и артистизмом!
Фестиваль "Открытый микрофон" - это не только демонстрация талантов, но и праздник дружбы, взаимоподдержки и позитива! Спасибо всем участникам и гостям за этот прекрасный день! До новых встреч!
----------------------------------------------------
10 сентябрьдә Татарстан Республикасы Минзәлә муниципаль районы ММБУ "Авылара Үзәк китапханә"се шәһәргә онытылмаслык "Ачык микрофон" фестивале бүләк итте! Бу бәйрәм талантларның чын ачышына әверелде!
Яшь талантлар сәхнәдә балкып тордылар, үзләренең төрле жанрлардагы номерларын тәкъдим иттеләр: шигырьләр, биюләр, җырлар һәм музыкаль композицияләр тамашачыларның күңелен яулады!
"Бию" блогын ачкан спорт аэробикасы буенча тренер Светлана Андреевна Шәрипова фестивальнең аерым кунагы булды! Светлана Андреевна яшьләрнең спорт потенциалын үстерүнең мөһимлеген ассызыклап, үзенең тәҗрибәсе белән уртаклашты. Аның сүзләре балаларны яңа үрләргә омтылырга һәм үз көчләренә ышанырга рухландырды!
Ә "Юбилейный" спорт мәктәбендә Светлана Андреевна Шәрипова һәм Лилия Индусовна Яруллина җитәкчелегендәге спорт аэробикасы бүлегендә тәрбияләнүче балалар чыгышлары фестивальнең чын бизәге булды! Алар тамашачыларга матур һәм истә калырлык "Татарстан" спорт-бию композициясен бүләк иттеләр, үзләренең осталыгы һәм артистлыгы белән барысын да таң калдырдылар!
"Ачык микрофон" фестивале - талантлар күрсәтү генә түгел, ә дуслык, үзара ярдәмләшү һәм позитив бәйрәме дә ул! Барлык катнашучыларга һәм кунакларга бу матур көн өчен рәхмәт! Яңа очрашуларга кадәр!