Вечер памяти поэтессы Багизы Караметдиновны Мифтаховой
15 августа в читальном зале центральной библиотеки состоялся душевный вечер памяти, посвященный 100-летнему юбилею нашей землячки, поэтессы Багизы Караметдиновны Мифтаховой.
В этот вечер, сотканный из воспоминаний и поэзии, собрались поклонники её таланта, близкие друзья и родные. Организаторами и ведущими вечера выступили: Рахим Мухаметович Гайсин, кандидат филологических наук, доцент кафедры русской и зарубежной литературы Елабужского института КФУ, ученый, поэт, почетный работник высшего профессионального образования РФ, и Ева-Людмила Владимировна Бахарева, внучка поэтессы, учитель русского языка и литературы высшей категории.
В зале звучали стихи Багизы Караметдиновны на татарском языке и их русские переложения, искусно выполненные Рахимом Мухаметовичем. Особую атмосферу создали песни, рожденные из стихов Багизы Караметдиновны и музыки Рахима Мухаметовича, исполненные под гитару. Гости и родственники поделились трогательными воспоминаниями, раскрывая разные стороны жизни поэтессы. С приветственными словами выступили Резеда Назиповна Ягафарова, директор центральной библиотеки, и Нажия Фатхулловна Пучкова, поэтесса, руководитель литературного объединения «Сибелә чәчәк».
Вечер памяти стал не просто данью уважения поэтессе, но и встречей людей, любящих её творчество. В зале царила атмосфера тепла и искренности. В завершении мероприятия звучали слова благодарности организаторам за этот незабываемый вечер, который оставил светлые чувства и ощущение прикосновения к поэзии.
-----------
15 нче август көнне Үзәк китапханәнең уку залында якташыбыз, шагыйрә Бәгыйза Кәрәметдин кызы Мифтахованың тууына 100 ел тулуга багышланган хәтер кичәсе узды.
Истәлекләрдән һәм шигърияттән үрелгән искиткеч җылы бу кичәгә аның талантын сөючеләр, якын дуслары һәм туганнары җыелды. Кичәне оештыручылар - филология фәннәре кандидаты, КФУның Алабуга институты рус һәм чит илләр әдәбияты кафедрасы доценты, галим, шагыйрь, РФнең Югары һөнәри белем бирү мактаулы хезмәткәре Рәхим Мөхәммәт улы Гайсин һәм шагыйрәнең оныгы, югары категорияле рус теле һәм әдәбияты укытучысы Ева-Людмила Владимировна Бахарева. Кичәне алар ук алып та бардылар.
Залда татар телендә Бәгыйзә Кәрәметдин кызының шигырьләре укылды һәм шул шигырьләрнең русча тәрҗемәларе яңгырады. Шигырьләрне рус теленә тәрҗемә итүче - Рәхим Мөхәммәт улы үзе. Ул шулай ук
Бәгыйзә Кәрәметдин кызы язган күп кенә шигырьләргә көйләр да язган, кичәдә Рәхим Мөхәммәт улы үзе иҗат иткән шул җырларны үзе үк гитарада уйнап башкарды. Әлеге җырлар кичәгә аерым бер сулыш өрде, сихри бер романтик атмосфера тудырды. Кунаклар һәм шагыйрәнең туганнары Бәгыйзә Кәрәметдин кызының тормышы турында күңелгә үтеп керерлек
истәлекләр белән уртаклаштылар, аның тормышын төрле яклап ачып бирделар. Килгән кунакларны үзәк китапханә директоры Резедә Нәҗип кызы Ягафарова һәм җирле шагыйрә, районның «Сибелә чәчәк» әдәби берләшмә җитәкчесе Наҗия Фәтхулла кызы Пучкова сәламләделәр.
Хәтер кичәсе шагыйрәгә якташлары тарафыннан хөрмәт күрсәтү генә түгел, ә аның иҗатын белүче, яратучы төрле катлам кешеләренең җанлы очрашуы да булды. Залда искиткеч җылылык һәм ихласлык хөкем сөрде, очрашу бер тында, сизелми да узды, күңелдә искиткеч җылы тәэсирләр калдырды. Кичә ахырында әлеге чарага килгән һәркем оештыручыларга якты хислар калдырган онытылмас кичә өчен рәхмәт сүзләре әйтте.